Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Мәскәү - Казан трассасына Идел аркылы яңа күпер дә булачак

Яңа юлда тизлек югары булгач, Мәскәүдән Казанга ике тапкыр тизрәк кайтып җитәргә һәм 2,4 триллион сумлык макроэкономик нәтиҗә алырга мөмкин булачак.

(7 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан башкаласын төньяктан әйләнеп чыгып, яңа трасса өчен яңа күпер дә булу - республика өчен бик отышлы. Болар барысы да - Казан аэропорты янындагы логистик үзәкләрдән йөкне чыгару һәм анда ташу өчен, файдалы булачак.
Авиацион йөкләр бизнес өчен аеручы файдалы. Әлегә продукцияне Казан аркылы ташып, өстәмә чыгымнар тотарга туры килә.
“Казанны көньяктан әйләнеп узып, отыш бирүче йөкләрне яңа трасса аша җибәрү - бизнеска бик зур файда бирәчәк. Татарстанда логистик үзәкләр яхшы үсеш алган. Тимер юл, су юлы, авиация белән йөк ташу - болар барысы да бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрә”, - дип сөйли транспорт сәясәте һәм транспорт икътисады институты директоры Михаил Блинкин.
Яңа трассада рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 130 километр. Ә инде йөк төягән автопоездлар, аңлашыла ки, 100 километрдан да ким булмаган тизлектә йөриячәкләр. Бу товарлар ташуда югары нәтиҗәлелек бирәчәк. Ә соңгы этапта бизнесменнарга кулланучыларга товарларны мөмкин кадәр юньрәк бәядән илтергә мөмкинлек бирәчәк.
Мәскәү - Казан юлы яңаргач, ул Европа - көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Маршрут янәшәсендә 62 миллион россиялеле яши. Бу - ил халкының 40 проценты дигән сүз. Автотрасса көчле үсештә булган регионнарны тоташтыра.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев