Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ябалакта концерт узды

- Үзем 40 ел шәһәрдә эшләдем. Казандагы кызым Гүзәл гаиләсендә ике яраткан оныгым үсә. Авылны сагынып, юксынып яшәдем, шуңа да картлыгымны авыл һавасы сулап тынычлыкта үткәрергә булдым. Туган авылым Чүрибурашта туган нигеземне яңартам менә. Апас бик үзгәрә, яхшы якка үзгәрә ул. Бик күп яңа йортлар салына, авылларда юллар, урам утлары,...

- Үзем 40 ел шәһәрдә эшләдем. Казандагы кызым Гүзәл гаиләсендә ике яраткан оныгым үсә. Авылны сагынып, юксынып яшәдем, шуңа да картлыгымны авыл һавасы сулап тынычлыкта үткәрергә булдым. Туган авылым Чүрибурашта туган нигеземне яңартам менә. Апас бик үзгәрә, яхшы якка үзгәрә ул. Бик күп яңа йортлар салына, авылларда юллар, урам утлары, су линияләре төзелә. Дәүләт программасы буенча Ябалак авыл мәдәният йортын әле быел гына яңасыннан да артыграк итеп капиталь ремонтладылар. Әниләр көне алдыннан аның сәхнәсендә бик матур ял кичәсе үтте. Бик ошаттык бу тамашаны,-дип сөйли редакция кунагы Фәридә Гайнуллина.

Ябалак авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Йосыпова бу концертны Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп оештыруларын хәбәр итте. Бертуган энесе Фаил Сафиев, авыл китапханәчесе Миләүшә Хәлилова, техник хезмәткәр Гөлшат Сәлахова, Шәмбалыкчы авыл җирлеге коллективы, Ябалак һәм Каратун сәхнә үзешчәннәре, яшьләр булышлыгы белән үткән бу ял итү, күңел ачу мәдәни чарасын тамашачы бик яратып каравына, алкышларның тынмавына бик тә шатлана ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев