Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якты йолдыз булып балкыйсың!

Сара Садыйкова музее 1992 елның 10 июнендә олы җанлы тутайлылар тәкъдиме белән клубның бер булмәсендә ачыла. 2006 елның 15 декабрендә, Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулу уңаеннан, Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Нәҗиб улы тәкъдиме белән яңа музей төзелде. Музейда 1490 экспонат бар, шуларның 834 - төп, 656 - фәнни...

Сара Садыйкова музее 1992 елның 10 июнендә олы җанлы тутайлылар тәкъдиме белән клубның бер булмәсендә ачыла. 2006 елның 15 декабрендә, Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулу уңаеннан, Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Нәҗиб улы тәкъдиме белән яңа музей төзелде. Музейда 1490 экспонат бар, шуларның 834 - төп, 656 - фәнни ярдәмчел фондны тәшкил итә. Музейда башлыча Сара Садыйкованың шәхси әйберләре алып тора. Алар арасында сәхнә-концерт күлмәкләре, бизәнү әйберләре, туфлиләре, гастрольләргә йөри торган чемоданы, шкатулкасы, үзбәк коверы һәм идән вазасы аеруча истәлекле, композиторның төрле елларда төшкән фотолары, концерт белдерүләре, китаплары бик күп һәм ул елдан-ел тулыланып килә. Экспозиция төзүдә Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Госман улының өлеше зур. Сара Садыйкованың кызы - Альфия Айдарская музейда көтеп алынган зур кунак, аның киңәше белән экспозиция күргәзмәләрен яңартып, һәрдаим тулыландырып торабыз.
Сара Садыйкованың иҗатына битараф булмаган тамашачылар төрле төбәкләрдән кызыксынып килделәр. Сара Садыйкованың туган көннәре зурлап билгелэп үтелә, чаралар еш оештырыла. Ел саен туган көне һәм аны искә алу уңаеннан төрле җәмәгатьчелек вәкилләре, зыялы шәхесләр белән Казан шәһәрендә аның каберенә зират кылабыз, чәчәкләр куябыз... Әле күптән тугел, 5 майда мәркәзебезнең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Бибисара моңнары" дип аталган китабының презентациясендә булып кайттык. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев җитәкчелегендәге делегация композиторның кызы Әлфия Айдарскаяны уңышлары белән котлап, якташлары исеменнән матур теләкләр юллап кайттылар.
2016 иҗади эшчәнлек буенча хезмәтем министрлыкның авыл музейлары конкурсына җибәрелде һәм 50 мең сумлык грантка лаек булдым. Шуның нигезендә, 2016 нчы елның 1 ноябрендэ бөек композиторның тууына 110 ел тулу уңаеннан музейда экспозицияләр, аның аңлатмалы стендлары тулысы белән яңартылды.
Гөлсия Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев