Ялган бензин тапмаганнар
23 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Татарстанда ягулык-майлау материаллары станцияләрендә планлы тикшерү үтте. Бу акция барышында барлыгы 365 АЗС лардагы бензин, дизель ягулыклары сынау өчен алынган һәм Казан лабораторияләрендә җентекләп экспертиза үткәрелгән. Барлыгы 9 АЗСта бензин, 14 АЗСта солярканың ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Бу кара исемлектә безнең район территориясендәге 4...
23 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Татарстанда ягулык-майлау материаллары станцияләрендә планлы тикшерү үтте. Бу акция барышында барлыгы 365 АЗС лардагы бензин, дизель ягулыклары сынау өчен алынган һәм Казан лабораторияләрендә җентекләп экспертиза үткәрелгән. Барлыгы 9 АЗСта бензин, 14 АЗСта солярканың ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Бу кара исемлектә безнең район территориясендәге 4 АЗС юк. Соңгы мәгьлүматлар буенча, аларда 11 айда барлыгы 20 мең тоннадан артык бензин, дизель ягулыгы, машина майлары кулланучыларга сатылган. "Зөя" агрофирмасы, "Агроактив" һәм тагын берничә хуҗалык аларны җитештерүчеләрдән турыдан-туры кайтара, болай арзангарак төшә һәм чәчү, урып-җыю сезоннарында дәүләт булдырган төрле ташламалардан файдаланалар.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев