Янгыннан зыян күргән, ачы югалтуларга дучар булган ханымга ярдәм кирәк
Бәла-каза көтмәгәндә килә. Кем капкасын кайчан кагасын да алдан белеп булмый. Ялкын телләре бер мизгел эчендә барысын да юк итәргә сәләтле. 17 февраль көнне Каратун станциясендә торак йортта янгын чыга. Янгынны сүндерү вакытында йорт эчендә ике кеше калуы ачыклана. Янгын сүндерүчеләр, җаваплы белгечләр, медицина, полиция хезмәткәрләре бер йодрык булып эшли....
Бәла-каза көтмәгәндә килә. Кем капкасын кайчан кагасын да алдан белеп булмый. Ялкын телләре бер мизгел эчендә барысын да юк итәргә сәләтле. 17 февраль көнне Каратун станциясендә торак йортта янгын чыга.
Янгынны сүндерү вакытында йорт эчендә ике кеше калуы ачыклана. Янгын сүндерүчеләр, җаваплы белгечләр, медицина, полиция хезмәткәрләре бер йодрык булып эшли. Дөрләп янган ут ярты сәгать эчендә йөгәнләнә. Ни кызганыч, кешеләрнең гомерен саклап калып булмый. Өлкән яшьтәге авыр хәрәкәтләнүче әниләре диванда утырган халәттә, 1975елгы ир-ат кухня идәнендә табыла. 1967 елгы хатын-кыз тәрәзәдән чыгып котыла.
Ут-күздән сак булыгыз, хөрмәтле райондашлар. Югалтулар бик авыр. Газиз әнисен, бертуган энесен югалткан Эльвира Жарованың тирән кайгысын уртаклашабыз. Бүген ул туганнарында яши. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен сбербанктагы счет номеры- 4276620022345247.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев