Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгыннарның төп сәбәбе – электр челтәренең, мичләрнең төзексезлеге

Быел Апас районында 17 янгын очрагы булган. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта традицион шимбә киңәшмәсендә районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте. "Республикада узган атнада гына да 6 кешенең янгын вакытында гомере өзелгән. Көннәр суытуга таба бара. Мичләрнең, морҗаларның төзеклеген тагын бер кат күздән кичерсәгез, кимчелекләр...

Быел Апас районында 17 янгын очрагы булган. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта традицион шимбә киңәшмәсендә районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте. "Республикада узган атнада гына да 6 кешенең янгын вакытында гомере өзелгән. Көннәр суытуга таба бара. Мичләрнең, морҗаларның төзеклеген тагын бер кат күздән кичерсәгез, кимчелекләр булган очракта төзекләндереп куйсагыз иде. Электр челтәрләрен дә күз уңында тотыгыз. Күрчелек янгыннар электр челтәрләренең, мичләрнең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыга", - диде ул. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев авыр тормышлы гаиләләрне якын көннәрдә тикшереп чыгу, ялгыз яшәүче өлкәннәргә игътибарны арттыру бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев