15 октябрь 2017 яңалыклары
-
Каратун мәктәбе коллективы Картлар йортында булып кайтты
Балаларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан, Каратун урта мәктәбе коллективы дистә елдан артык ятимнәр һәм картлар йортында булып, матур очрашулар үткәрә. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан быел да бер төркем укытучылар һәм укучылар язмыш тарафыннан кыерсытылган, ялгыз калган өлкәннәр янында булып, күңел җылысы өләшеп кайттылар. Кайбыч районынның Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар...
-
Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне шимбәгә - ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә. Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәге җиткерә. "4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел...
-
Янгыннарның төп сәбәбе – электр челтәренең, мичләрнең төзексезлеге
Быел Апас районында 17 янгын очрагы булган. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта традицион шимбә киңәшмәсендә районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте. "Республикада узган атнада гына да 6 кешенең янгын вакытында гомере өзелгән. Көннәр суытуга таба бара. Мичләрнең, морҗаларның төзеклеген тагын бер кат күздән кичерсәгез, кимчелекләр...
-
Апаста көзге караклар “уянган”
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сүзләренчә, соңгы көннәрдә районда ике урлашу очрагы теркәлгән. Чурибураш авылында шәхси машинадан акча урлау очрагы хакында хәбәр кергән, Каратунда шәхси кибеттә телефонга "кул сузган"нар. Ике очрак буенча да гаеплеләр ачыкланган, тикшерү эше дәвам итә.
-
Апаслыларга хатлар килә башлады
Районның салым инспекциясе җитәкчесе Рамил Нәбиуллин октябрь башында физик затларның җиренә, милеккә һәм транспортка булган салым хыкында хатлар килә башлавын белдерде. Узган елдан аермалы буларак, быел ул шәхси кабинеты булган кешеләргә дә килә. Салым түләүнең соңгы көне - 1 декабрь. "Шәхси кабинет, дәүләт хезмәтләре аша, өйдән чыкмыйча, чиратларда тормыйча гына...
-
“Т-34”, “Ястреб”, “Амур” һәм “Алтын алка” җиңү өчен көрәштеләр
"Алтын алка" Боз сараенда хоккей ярышлары булып үтте . "Т-34" белән "Ястреб" җиңү өчен көрәштеләр. Икенче уенда "Амур" белән "Алтын алка" командасы бозга чыкты. Уеннар дәвам итәчәк.
-
Апас китапханәсендә очрашу үтте
Апас китапханәсендә үзешчән шагыйрь, рәссам һәм фотограф, кул эшләре остасы, Чүрибурашта яшәүче ветеран-укытучы Лира Яруллина белән иҗади очрашу үтте. Анда район үзәгенең "Сердәш" һәм "Сүнмәс дәрт" клублары әгъзалары катнашты. Лира Яруллинаның шәхси күргәзмәсе аларда зур кызыксыну уятты. Сорау-җавап рәвешендә барган бу очрашуда алар авторның иҗаты белән бик якыннан таныштылар. Соңыннан...