Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярамаган урында чүп атасызмы - елмаегыз, сезне фотога төшерәләр

Олы Бакырчы авылының чүплеге шуннан узучы олы юлдан бик яхшы күренә. Аны чистартып та карадылар инде-халык күнегелгән сукмагын ташламый ахыры күрәсең-ул ел да калкып чыга, зурая гына бара. Башка күп кенә авыллар янәшәсендә дә шундый ук чүп оясына еш юлыгасың. Авыл җирлекләре эшләми дип әйтеп булмый, быел да әйтик, үзара...

Олы Бакырчы авылының чүплеге шуннан узучы олы юлдан бик яхшы күренә. Аны чистартып та карадылар инде-халык күнегелгән сукмагын ташламый ахыры күрәсең-ул ел да калкып чыга, зурая гына бара. Башка күп кенә авыллар янәшәсендә дә шундый ук чүп оясына еш юлыгасың. Авыл җирлекләре эшләми дип әйтеп булмый, быел да әйтик, үзара салым акчаларының бер өлеше аларны юк итүгә юнәлтеләчәк дип көтелә. Чүп җыю урыннары, контейнерлар булдыру да районның эш программасына кертелгән.
Татарстан экология, табигатне саклау министрлыгы үткәргән чираттагы бер брифингта менә шундый санкцияләнмәгән чүплекләр янәшәсенә яшерен "видеотозаклар" куелачагын белдергәннәр иде. Аны Казан белгечләре, Казан оешмалары белгечләре урнаштыра, район халкы, авыл җирлеге аларның Апаска кайчан килүләрен белми дә калырга мөмкин. Ул аппарат сиздермичә генә шул тирәдән машина белән үтүчеләрне, тиешсез җирдә чүбен ташлап калдыручыларны "чүпли". Мондый чисталыкка өйрәтү ысуллары Европа илләрендә күптәннән эшли инде. Андагы чисталыкка исе китеп кайтучы апаслылылар арасында ярамаган урында төкергән, кәнфит кәгазе, тәмәке төпчеге ташлап, 100-1000 еврога кадәр штраф түләүчеләр дә бар, диләр. Бер мең евроның бүген ничә сум торганын беләсезме?.. Бу автоном, яшерен видеокамера хәбәре, фотосы минуты-секунды белән Казанга Интернет аша тапшырыла. Министрлык һәм Казан белгечләре безнең районга, шушы ук Олы Бакырчыга килеп чыкмас дип беркем ышандыра алмый. Ә экология инспекторлары, видеотозакка эләгүче шапшакларга штрафлар бик саллы бүген-ул ярты миллион сумга кадәр, җәмәгать!
Аннан соң, хәзер министрлыкның да, районның да яшерен генә һавадан фотовидеога төшерүче пилотсыз кечкенә очкыч-видеокоптерлары бар. Чисталык икеайлыгында аларны да һавага күтәрергә бик мөмкиннәр...
Чисталык дигәннән, мондый очракларны хәзер үзегез фотога төшереп Интернетка элә аласыз. Гаепле ачыклангач аңа әлбәттә инде зур штраф салачаклар. Сезгә дә шуннан өлеш чыгарып, дөрес хәбәрегез өчен акчалата премия алу мөмкинлеге бар бүген.
Чиста булыйк. Чиста яшик. Без бит кыргый халык түгел. Без-татарстанлылар!
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев