Яшь автор- якташыбыз Фиргать Мөхәммәтҗанов иҗатыннан
Лаеклы ялга чыккач Пенсияләр килеп җиткәч Сәләтебез ачыла. Ачылмаганның күңеле Ачылганга тартыла. Күрәм, бүгенге бәйрәмдә Барысы да сәләтлеләр. Берсеннән-берсен уздырып, Үзләрен күрсәтәләр. Онытылган тормыш ваклыгы, Бар игътибар-сәхнәдә! Нигә ябылып өйдә утырыйк? Күрсәт үзеңне син дә! Булмый сәләтсез кешеләр, Күңел яхшыга омтыла. Син беркемнән ким түгел бит, Йөрәгең кушканны тыңла! Кайгырмыйк...
Лаеклы ялга чыккач
Пенсияләр килеп җиткәч
Сәләтебез ачыла.
Ачылмаганның күңеле
Ачылганга тартыла.
Күрәм, бүгенге бәйрәмдә
Барысы да сәләтлеләр.
Берсеннән-берсен уздырып,
Үзләрен күрсәтәләр.
Онытылган тормыш ваклыгы,
Бар игътибар-сәхнәдә!
Нигә ябылып өйдә утырыйк?
Күрсәт үзеңне син дә!
Булмый сәләтсез кешеләр,
Күңел яхшыга омтыла.
Син беркемнән ким түгел бит,
Йөрәгең кушканны тыңла!
Кайгырмыйк яшьлек үткәнгә,
Әле туксан җитмәгән,
Җырлыйк, биик, күңел ачыйк,
Бездә дары бетмәгән!
Абыема
Әлегедәй күз алдында
Безнең үткән балачак.
Бу чорның хатирәләре
Мәңге истә калачак.
Бакчадан кайткан чагында,
Абый, каршылый идең,
Явыз әтәч, усал эттән
Син мине саклый идең.
Үтте мәктәп елларыбыз,
Син миңа үрнәк булдың,
Минем кыек гамәлләргә
Вакытында нокта куйдың.
Кайчагында кырыс булдың,
Тик сиңа үпкәләмим.
Бик үк дөрес булмасаң да,
Дәшмичә кала белдем.
Менә шулай тату яшәп,
Туганнар, эне-абый.
Бүген синең бәйрәм җитте-
Бүген синең юбилей!
Телим сиңа сәламәтлек,
Бәхетнең иң зурысын!
Балаларың, якыннарың
Тоя йөрәк җылысын.
Яшә абый, озак яшә,
Син бит безгә бик кирәк.
Олы җанлы синдәй туган
Булса була бик сирәк.
Тормыш әле дәвам итә
Син янда булсаң рәхәт.
Шундый яхшы булуыңа
Абый, сиңа мең рәхмәт!
Бер табибка
Табиблар күп алар бездә,
Хөрмәтлебез Сез менә.
Бар да Сездән киңәш сорый,
Ходай исәнлек бирсен генә.
Килә Сезгә карты-яше,
Зарланып исәнлектән
Беркемне кире бормысыз,
Осталык Сезнең күктән!
Бәйрәм дими, төн димисез,
Чакырсалар-киләсез.
Табиблык бурычыгыгызны
Намус белән үтисез.
Еллар уза, инде Сез дә
Олыгаеп киләсез,
Яшь табиблар, яшь белгечне
Эшләргә өйрәтәсез.
Сез әтиегез горурлыгы.
Аның юлыннан атлыйсыз.
Апаслылар бик бәхетле
Әтиегезне кабатлыйсыз.
Гомерләр тиз узарлар шул,
Тик бер дә бирешмәгез.
Һәрчак безгә кирәкле сез
Горурланып яшәгез!
Китмәгез, яшләр, китмәгез!
Китәләр яшьләр авылдан,
Елап кала туган Җир.
Әткәй-әнкәй, әби-бабай,
Кендек каны тамган җир.
Кемдер белемгә омтыла,
Кемгә зур акча кирәк.
Экрандагы матур тормыш
Үзенә тарта бигрәк.
Калган булырлар да иде,
Авылда кызык бетте.
Кичләрен без күңел ачкан
Чишмә буйлары кипте.
Яшьләрне дә аңлап була,
Матур тормыш бик кирәк.
Маңгай тирен тамызмыйча
Баеп китүче сирәк.
Авылда мал-туар азайды,
Аның файдасы бетте.
Нигә кирәк ватылырга-
Халык кибеткә күчте.
Авылларда тынлык хәзер,
Кайда тальян тавышы?
Сандугач та сирәк сайрый,
Аның да бар сагышы...
Шуны күреп йөрәк әрни,
Ник үзгәрде бу заман?
Китмәгез яшләр авылдан-
Яшәсен авыл һаман!
Фиргат Мөхәммәтҗанов,
Свияжский бистәсе.
Сентябрь-октябрь, 2017 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев