9 октябрь 2017 яңалыклары
-
“Ашыгыч ярдәм“ инсульт кичергән апаслыны Буага илткән
Көн дәвамында район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә күп кенә чакырулар буенча эшләргә туры килгән. Алар кан басымы күтәрелгән өч райондашка ярдәм күрсәткән. Инсульт кичергән райондашыбызны дәвалану өчен Буага илткәннәр. Шулай ук тән температурасы күтәрелеп мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Көнгә 17шәр чакыру кабул итәбез, - диләр алар.
-
Апас кызлары 18-24 яшьтә кияүгә чыга?
Районның ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, быел 66 пар кавышкан. . Бер гаилә катнаш никах нигезендә төзелгән. Егетләр күбрәк 22-26 яшьтә өйләнә, кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыга икән. Шул ук вакытта 40 гаилә төрле сәбәпләр аркасында аерылышкан.
-
10 октябрьдә район мәдәният йортында концерт була
10 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, "Көзләр җитте диеп уфтанмыйк" исемле әдәби музыкаль кичә була. Рәхим итегез!
-
Яшь автор- якташыбыз Фиргать Мөхәммәтҗанов иҗатыннан
Лаеклы ялга чыккач Пенсияләр килеп җиткәч Сәләтебез ачыла. Ачылмаганның күңеле Ачылганга тартыла. Күрәм, бүгенге бәйрәмдә Барысы да сәләтлеләр. Берсеннән-берсен уздырып, Үзләрен күрсәтәләр. Онытылган тормыш ваклыгы, Бар игътибар-сәхнәдә! Нигә ябылып өйдә утырыйк? Күрсәт үзеңне син дә! Булмый сәләтсез кешеләр, Күңел яхшыга омтыла. Син беркемнән ким түгел бит, Йөрәгең кушканны тыңла! Кайгырмыйк...
-
Кайбычта “Төп йорт“ фестиваль-бәйгесенең зона туры узды
Биредә биредә үрнәк гаиләләр катнашты, гаилә күргәзмәләре тәкъдим ителде. Каратуннан Эльвира Завгарова, Җәүһәр Шәйхуллина, Физалия Гыйззәтуллина, Гөлбану Фәизова үз осталыкларын исбатладылар. Бәйгенең зона туры җиңүчеләре соңрак билгеле булачак.