Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел Үзәнлеләр мошенниклар тозагына эләккән

Финанс куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоткан очракта мондый хәлләргә бөтенләй юлыкмаска мөмкин иде. Яшел Үзәндә яшәүче 50 яшьлек ханым, үз улы өчен куркып, мошенникларга 30 мең сум акча күчергән. Акча алганнан соң, алар малайны Ленин урамындагы "Рыболов" кибете янына алып килергә вәгъдә биргән. Билгеләнгән урынга барган вакытта хатын-кызга улы шалтыратып, бернинди...

Финанс куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоткан очракта мондый хәлләргә бөтенләй юлыкмаска мөмкин иде.

Яшел Үзәндә яшәүче 50 яшьлек ханым, үз улы өчен куркып, мошенникларга 30 мең сум акча күчергән. Акча алганнан соң, алар малайны Ленин урамындагы "Рыболов" кибете янына алып килергә вәгъдә биргән. Билгеләнгән урынга барган вакытта хатын-кызга улы шалтыратып, бернинди авариягә очрамавы турында әйткән.


Тагын бер яшелүзәнленең банк картасыннан 29 мең акчасы югалган. Берничә ай элек аферистлар аңа медицина препараты алган өчен, акча түләргә кушкан. Яшелүзәнле күп уйлап тормаган банк счетын ачып, "Мобиль банк" хезмәтен урнаштырып, билгеле булмаган кешеләрнең телефон номерларын өстәгән. Шулай итеп, таныш булмаган кешеләр рәхәтләнеп акча алып яткан.

Чыганак: intertаt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев