15 февраль 2016 яңалыклары
-
Камил һәм Рамил Закировлар
- Әнием, миңа уйнарга иптәш кирәк, миңа күңелсез - дип әйтә торгач, әни белән әти миңа сеңелкәш алып кайтабыз дип сүз бирделәр. Ә мин эчемнән генә: "Миңа сеңелкәш түгел, энекәш кирәк", дип теләдем. Аллаһы Тәгалә мине ишетте бит. Теләгем икеләтә кабул булды. Минем игезәк энекәшләрем булды: Камил белән Рамил. Апас...
-
Азиза белән Азамат
2013 нче елның 4 июнендә дөньяга килделәр. Кызыбыз Азиза-2,500гр., улыбыз Азамат-2,488гр. Авырлыкта, 5 минут аерма иде. Нәни балаларыбыз матур гына үсеп киләләр, инде 3 яшь була. Исән сау үсеп, игелекле, бәхетле, сәламәт булып үссенәр. Диана Салимуллина
-
Апаста Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичә булачак
Апас үзәк китапханәсендә 18 февраль көнне иртәнге 10.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган "Бар җырыңны илгә багышладың, гомереңне бирдең хаклкыңа" дип аталган әдәби тематик кичә булачак. Көтеп калабыз!
-
Яшел Үзәнлеләр мошенниклар тозагына эләккән
Финанс куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоткан очракта мондый хәлләргә бөтенләй юлыкмаска мөмкин иде. Яшел Үзәндә яшәүче 50 яшьлек ханым, үз улы өчен куркып, мошенникларга 30 мең сум акча күчергән. Акча алганнан соң, алар малайны Ленин урамындагы "Рыболов" кибете янына алып килергә вәгъдә биргән. Билгеләнгән урынга барган вакытта хатын-кызга улы шалтыратып, бернинди...
-
"Чаңгы юлы"нда ике кеше үлгән
Россиядә "Чаңгы юлы" массакүләм спорт чарасында ике ир-атның гомере өзелгән. Аларның икесе дә чаңгы спорты белән күптәннән шөгыльләнгән, ди. Уралда "Россия чаңгы юлы" ярышлары вакытында ике кешенең гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәлнең беренчесе Түбән Тагилда булган - 56 яшьлек ир-ат старт алып 1,5 чакрым ара узу белән егылып үлгән. Lifenews...
-
Апас укучылары “IТ-чемпион“ бәйгесендә катнашып бүләкләр алды
Апас районы укучылары "IТ-чемпион" бәйгесендә катнашып, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Борнаш урта мәктәбеннән Илзирә һәм Рүзәл Вәлиәхмәтовлар, Апас мәктәбеннән Илфат Гайнетдинов, Камилә Сафина, Бакырчы мәктәбеннән Инзил һәм Илмир Мөхәммәтҗанов планшетларга, смартфоннарга ия булдылар. Бу хакта тулырак "Йолдыз" битләреннән укыгыз.