Ятып торса да артык кызу йөрүчеләрне тиз туктата
Быел Апас эчендә, авылларда кеше күп йөри торган, балалар учреждениеләре каршыларында ясалма юл каршылыклары кую дәвам итте. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, район торак пунктлары, юлларда ел ахырына биш дистәдән артык "лежачий полицейский" булдырылды һәм аларның һәммәсе дә шоферларны ерактан ук машина тизлеген киметергә өнди. Район күләмендә бу күптән кирәкле эш киләсе...
Быел Апас эчендә, авылларда кеше күп йөри торган, балалар учреждениеләре каршыларында ясалма юл каршылыклары кую дәвам итте. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, район торак пунктлары, юлларда ел ахырына биш дистәдән артык "лежачий полицейский" булдырылды һәм аларның һәммәсе дә шоферларны ерактан ук машина тизлеген киметергә өнди. Район күләмендә бу күптән кирәкле эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Алар дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Юл хәрәкәте иминлегенә ирешүдә алар барыбызга да бик булыша. Юлларда имин йөрик, райондашлар. Сәфәрләрегез уңышлы булсын!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев