Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Йолдызлык” яшь талантларны барлый, “Балкыш” та да сынатмыйбыз

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Татарстанкүләм унсигезенче "Йолдызлык" балалар-яшүсмерләр телевизион фестиваль-конкурсның район сайлап алу этабына нәтиҗә ясау утырышын үткәрде. Район яшьләр эше һәм спорт комитеты баш белгече Ләйлә Сираҗева, балаларны, яшьләрне сәхнәгә тарткан, чыгышларын әзерләгән укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнашында һәр мәктәп, авыл Мәдәният йортлары, клублар эшчәнлегенә анализ ясалды....

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Татарстанкүләм унсигезенче "Йолдызлык" балалар-яшүсмерләр телевизион фестиваль-конкурсның район сайлап алу этабына нәтиҗә ясау утырышын үткәрде. Район яшьләр эше һәм спорт комитеты баш белгече Ләйлә Сираҗева, балаларны, яшьләрне сәхнәгә тарткан, чыгышларын әзерләгән укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнашында һәр мәктәп, авыл Мәдәният йортлары, клублар эшчәнлегенә анализ ясалды. Сайлап алу этабыннан үткән иң яхшы чыгышлар белән безнең яшь үзешчәннәребез 27-28 мартта Чүпрәледә узачак зона этабында катнашачак. Шулай ук утырышта районның өлкән яшьтәге үзешчәннәренең республика "Балкыш" иҗат конкурсында катнашу дәрәҗәсе, билгеләнгән максатлар турында киң сөйләшү уздырылды. "Йолдызлык" та иң матур дип табылган чыгышлар сайлап алынды һәм Апаста сәләтле балалар катнашында март аенда Гала-концерт уздыру турында килешенде. Быелгы "Йолдызлык һәм "Балкыш"ның район сайлап алу этабында барлыгы 500 дән артык үзешчән катнашты.
Камил Зумагулов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев