4 март 2018 яңалыклары
-
Апас кызы Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Апас урта мәктәбенең 7В классы укучысы Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. Ул биредә инглиз теле буенча югары балл җыеп беренче урынга лаек булды. Регинаның укытучысы Ләйсән Зиннәтуллина. Регина укуда да сынатмый, мәктәп тормышында да актив. Сәхнәне үз итә, бик матур итеп алып баручы һәм биюче дә ул.
-
117600 сум аз акча түгелдер...
Район хезмәт һәм мәшгүльлек Үзәге җитәкчесе Рамил Сәлахов ел да районда берничә кешенең үз эшен ачу өчен дәүләттән ярдәм алуын хәбәр итә. -Иң башта район салым хезмәтендә үз эшеңне ачу теләген исбатлап, аны рәсмиләштерергә кирәк булачак,-ди. -Шул документлары белән безгә мөрәҗәгать иткәч, без аңа барлык шартлар һәм таләпләрне яхшылап аңлатачакбыз....
-
Сорау-җавап
Татарстанда хөкүмәт беренче туган балага 50, өченче балага 100 мең сумлык акчалата бүләк бирә икән дип ишеттем. Миңа 30 яшь, үзем район үзәгендә яшим, җәйгә ирем белән тәвәкәлләп гаиләбездә өченче бала туачак. Без бу дәүләт ярдәменә өметләнә алабызмы? Гөлнара. Соравыгызны район халыкны социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм күрсәтү бүлеге баш...
-
Әлифба бәйрәме узды
Апас урта мәктәбенең 1Б классында Әлифба бәйрәме узды. Беренче укытучылары Зөлфия Кәлимуллина ярдәмендә балалар белем иле белән танышалар, хәреф танырга, язарга өйрәнделәр. Бәйрәмдә дә сынатмады алар. Әти-әниләре балалары өчен сөенеп утырды. Алар өчен бу көн мәңге истә калырлык чын бәйрәм булды. \
-
Хоккей яратучылар колагына
Март аенда Россия Кызыл Армия һәм хәрби комиссариатлар төзелүнең 100 еллыгына район хәрби комиссариаты коллективы һәм башка иганәчеләр көче белән Апаста зур хоккей турниры үтү көтелә.(6+) Ришат Җамалиев.
-
Хәрби хезмәткә син әзерме?
Районда язгы хәрби чакырылышка әзерлек башланды. Бүген 170 яшүсмер һәм ир-егетләр хәрби-медицина комиссиясе үтә. 1 мартка 98 кеше беренчел хәрби исәпкә куелды. Эш дәвам итә. Ришат Җамалиев. фото: tumentoday.ru
-
“Йолдызлык” яшь талантларны барлый, “Балкыш” та да сынатмыйбыз
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Татарстанкүләм унсигезенче "Йолдызлык" балалар-яшүсмерләр телевизион фестиваль-конкурсның район сайлап алу этабына нәтиҗә ясау утырышын үткәрде. Район яшьләр эше һәм спорт комитеты баш белгече Ләйлә Сираҗева, балаларны, яшьләрне сәхнәгә тарткан, чыгышларын әзерләгән укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнашында һәр мәктәп, авыл Мәдәният йортлары, клублар эшчәнлегенә анализ ясалды....
-
Эш эзләсәң-булышырлар
Апас хезмәт һәм мәшгүльлек Үзәгендә бүген 48 кеше теркәлгән. Үзәккә кабул итүгә көн дә 2-3 апаслы килә. Алар белгечләр белән очраша. Эш эзләүчеләргә биредә бик күп төрле тәкъдимнәр җиткерелә. Тормыш авырлыклары алдына югалып калмас өчен үзеңнән дә күп нәрсә тора, диләр алар.