“Йолдыз“да бүләкле көн
“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасына язылу чоры тәмамланды. Газетабызны яратып укучылар – тугры дусларыбыз ярты ел дәвамында безнең белән булачак. Язылучылар арасында лотерея уеннары уйнату максатыннан, квитанцияләрнең күчерелмәләрен редакция җибәрүне сораган идек. Төп приз итеп өй тирмәне уйнатырга вәгъдә бирдек. Без 36 кешедән квитанция кабул итеп алдык. Бәхетле язылучыны ачыклар көн дә җитте. Отыш саннарын алу өчен Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Рәфизә Мотыйгуллинаны чакырдык. Отыш ияләре бер-бер артлы билгеле булды!
Менә алар җиңүчеләр: өй тирмәненә Апастан Руцилә Садриева лаек булды. (Иганәче Камил Нәҗмиев, “Оазис“ кибете). Газетага түләүсез котлау бирү өчен Сертификатны Апастан Дилбәр Шаһиева отты. Сайтка түләүсез котлау бирү мөмкинлегенә Апастан Роза Хуҗиева ия.
Руцилә Садриева үзен белә башлаганнан бирле район газетасын укый, үзе дә хәбәрчелек итә.
–“Йолдыз“ – минем гомерлек юлдашым. Ул минем якын дустым да, сердәшчем дә, киңәшчем дә. Кеченәдән шигырьләремне газетага юллый идем. Ул басылып чыкканнан соң, балачак шатлануларым бүгенгедәй күз алдында. Редакциягә “Тамчылар“ иҗат берләшмәсенә йөри идем. Тагын-тагын шигырьләр язарга “Йолдыз“ миңа канат куйды. Бүген дә коллектив белән аралашып яшим, – ди ул. Без исә, Руцилә апаның матур, үзенчәлекле, ихлас күңелдән язылган шигырьләрен көтеп алабыз, газета укучылардан җылы фикерләр ишетәбез.
Руцилә апа лотерея уеннарында еш катнаша. Отышлар да гел сөендереп тора икән.
–Сабантуйга алган лотерея билетлары да ел саен отышлы була. Бу юлы да бәхет елмайды. Рәхмәт сезгә, рәхмәт иганәчегә, – диде ул.
Дилбәр апа Шаһиева моннан 37 ел элек Яшел Үзән районыннан Апаска килен булып төшкән. Шул көннән бирле “Йолдыз“ның тугры дустына әверелгән.
–Апаска килгәннән бирле “Йолдыз“ны укыйм. Дүртенче биттән укый башлыйм, беренче битенә кадәр бер юлын да калдырмыйм. Ел саен язылсам да, бер дә квитанцияне юллаганым юк иде. Беренче тапкыр лотереяда катнаштым һәм уңышлы да булды, – ди ул.
Роза апа Хуҗиева шулай ук “Йолдыз“ның аерылмас дусты. Гаиләсе дә район газетасын көтеп ала.
–Яратып укыйбыз, таныш-белешләр турындагы язмаларны күреп, сөенәбез. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, – диде Роза апа.
“Йолдыз“да аерылмагыз! Киләчәктә дә бергә булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев