6 июль 2018 яңалыклары
-
Казанның FIFA Fan Fest сәхнәсендә Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак
Репертуар дәртле җырлардан торачак, ди музыкант.
-
Күрше Буа районында көчле боз яуган
Кичә Буа шәһәре янында урнашкан авылларда 16.00 сәгатьтә көчле җил чыккан, боз яуган.
-
Районның өлкән гүзәл затлары нык, тату гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар
Апаста моннан 32 ел элек район үзәк китапханәсе каршында оешкан “Сүнмәс дәрт” һәм “Сердәш” клубларының иң актив 30 катнашучысын кунак табынына чакырдылар. Бу кичә 8 июльдә Россия күләмендә билгеләп үтелүче гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Клуб җитәкчесе Венера Салаватова әйтүенчә, бу район үзәге хатын-кызлар җәмәгать оешмасының ай саен төрле очрашу-кичәләре, башка чаралары уздырыла, аларда 50 дән артык кеше катнаша. Кичә җыр-моң, шигырләр, хатирәләр белән бергә үрелеп барды.
-
Бельгия–Бразилия матчы вакытында «Казан-Арена» стадионы янындагы юллар ябыла
Матчка килүче тамашачыларның билеты һәм җанатар паспорты булырга тиеш.
-
Апаста чираттагы “Тоннель“ нәтиҗәләре
Чираттагы “Тоннель“ операциясе Апасның Тукай урамы киселешендә узды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары иртәнге сәгатьләрдә биредә эшләде. 6.30-8.30 сәгатьләрдә бар техника да күз уңында булды.
-
Апаста үзәк китапханә хезмәткәрләре акция уздырды
8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, үзәк китапханә хезмәткәрләре акция уздырды.
-
“Йолдыз“да бүләкле көн
“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасына язылу чоры тәмамланды. Газетабызны яратып укучылар – тугры дусларыбыз ярты ел дәвамында безнең белән булачак. Язылучылар арасында лотерея уеннары уйнату максатыннан, квитанцияләрнең күчерелмәләрен редакция җибәрүне сораган идек. Төп приз итеп өй тирмәне уйнатырга вәгъдә бирдек. Без 36 кешедән квитанция кабул итеп алдык. Бәхетле язылучыны ачыклар көн дә җитте. Отыш саннарын алу өчен Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Рәфизә Мотыйгуллинаны чакырдык. Отыш ияләре бер-бер артлы билгеле булды!
-
Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен җәйнең һәр минуты исәптә
Ел саен Зур Күккүз фермасы савым сыерларын май аеннан ук сәхрәгә, көтүлекләргә алып чыгучы көтүчеләр Роберт Галиуллин белән Гали Госманов хезмәтләрен яратып башкаралар.