Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Йомралыда бөркет оча?!

26 октябрьдә Иске Йомралы авылында Альберт Габитов авылдашы, сугымчы Гомәр Хәбибуллин белән кышка куян ите әзерләп мәш килгән бер мәлдә, алар янына уктай сызгырып һавадан зур бер бөркет килеп төшә. Ишегалдындагы ау эте, кешеләрдән бер дә курыкмаучы, тайга-далада гына яшәүче кыя бөркетенең ачыгуы соңгы чиккә җиткән була күрәсең, аны туйганчы...

26 октябрьдә Иске Йомралы авылында Альберт Габитов авылдашы, сугымчы Гомәр Хәбибуллин белән кышка куян ите әзерләп мәш килгән бер мәлдә, алар янына уктай сызгырып һавадан зур бер бөркет килеп төшә. Ишегалдындагы ау эте, кешеләрдән бер дә курыкмаучы, тайга-далада гына яшәүче кыя бөркетенең ачыгуы соңгы чиккә җиткән була күрәсең, аны туйганчы парлы, яңа суйган куян ите белән сыйлыйлар. Тамагын туйдырган бөркетнең аякларындагы балдаклардан укып, хуҗасының кем икәнлеген беләләр. Шунда күрсәтелгән адрес-телефон буенча һәм Буа зона аучылык хуҗалыгы белгече Михаил Филинга бу хакта хәбәр итәләр. Аның аягына бәйләнгән яртышар метрлы күн җептән тотып читлеккә япкач, ул бәргәләнә башлый. Иреккә чыгаргач, бакчаның тын урынында төн кунган «табылдык»ка иртән шашлыкка әзерләнгән ит бирәләр. «Бактың исә, ул туңдырылган, пешкән, тозлы итне томшыгына да алмый икән…», ди Альберт Габитов. 27 октябрь кичендә аның хуҗасы- егерь Валерий Курмышкин Иске Йомралыга кайтты. 9 октябрьдә элиталы Казан яны ау хуҗалыгыннан очып китеп, көчле җилдә адашкан, «Бурбаш» исемле бөркет махсус сыбызгы тавышын ишетүгә аның кулына үзе килеп кунды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев