28 октябрь 2014 яңалыклары
-
Ура, каникуллар!
3 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Ул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Закон кырыслана
Алкогольле эчемлекләр кулланып җәмәгать урыннарында тоткарланган яшүсмер, аның әти-әнисенә нинди җаваплылык каралган? Сорауга район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә: Россия Административ хокук бозулар Кодексына август аеннан төзәтмәләр кертелде. 16 яше тулмаганнарга алкогольле эчемлекләр кулланып җәмәгать урыннарында гражданнар тынычлыгын һәм тәртип бозу административ җаваплылыкка китерә. Бу очракларда аларның әти-әниләре яки...
-
Йомралыда бөркет оча?!
26 октябрьдә Иске Йомралы авылында Альберт Габитов авылдашы, сугымчы Гомәр Хәбибуллин белән кышка куян ите әзерләп мәш килгән бер мәлдә, алар янына уктай сызгырып һавадан зур бер бөркет килеп төшә. Ишегалдындагы ау эте, кешеләрдән бер дә курыкмаучы, тайга-далада гына яшәүче кыя бөркетенең ачыгуы соңгы чиккә җиткән була күрәсең, аны туйганчы...