Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Биябаш авылыннан Роза әбигә 90 яшь тулды

Югары Биябаш авылында гомер кичергән, бүгенге көндә Казанда балалары янәшәсендә яшәүче Роза әби Каргина олуг юбилеен каршылады. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Казанга барып тәбрикләде. - Онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Бу кадәр еракка килеп йөрмәсләр дип кайгырган идем. Ил башлыгына да, район хуҗасына да, туган авылым җитәкчеләренә дә бүләкләре өчен...

Югары Биябаш авылында гомер кичергән, бүгенге көндә Казанда балалары янәшәсендә яшәүче Роза әби Каргина олуг юбилеен каршылады. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Казанга барып тәбрикләде.

- Онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Бу кадәр еракка килеп йөрмәсләр дип кайгырган идем. Ил башлыгына да, район хуҗасына да, туган авылым җитәкчеләренә дә бүләкләре өчен рәхмәт, - диде Роза әби.

Роза әбинең юбилеена Кырымнан улы Альберт белән килене Надя да кайтканнар иде. Кызлары Венера, Римма тәрбиясеннән ул бик канәгать. Безне дә үз яныннан тиз генә җибәрәсе килмәде, авылдашларыма, тирә-күршеләремә сәламнәремне җиткерегез әле дип үтенде.

Юбилеең мөбарәк булсын, Роза әби! Якыннарың янәшәсендә бәхетле картлык кичер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев