3 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Югары Биябаш авылыннан Роза әбигә 90 яшь тулды
Югары Биябаш авылында гомер кичергән, бүгенге көндә Казанда балалары янәшәсендә яшәүче Роза әби Каргина олуг юбилеен каршылады. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Казанга барып тәбрикләде. - Онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Бу кадәр еракка килеп йөрмәсләр дип кайгырган идем. Ил башлыгына да, район хуҗасына да, туган авылым җитәкчеләренә дә бүләкләре өчен...
-
Апаста тагын бер яңа гаилә туды
Яшь йөрәкләрнең кавышу тантаналары дәвам итә. Апас егете Рамил Шәфигуллин һәм Кече Күккүз кызы Ләйсән Вәлиева Кызыл туйларын билгеләп үтте. Кияү районның газ хезмәтендә эшли, кәләш - "Дулкын" бассейнында администратор. Яшь гаилә киләчәк язмышларын туган төбәгебез белән бәйләргә уйлый.
-
Апас укучылары паспорт алды
Районда сентябрь һәм октябрь айларында 14 яшь тулган балаларга тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Әлеге тантананы район хакимияте, паспорт-виза бүлеге һәм туган якны өйрәнү музее берлектә оештырды. Укучылар әти-әниләре, якыннары белән берлектә килгән иде.
-
Мәскәү–Ереван автобусы һәлакәткә юлыккан: 7 кеше үлгән (+фото)
Юл-транспорт һәлакәте төнлә М4 "Дон" трассасының 220 нче чакрымында, Узловая шәһәреннән ерак түгел урында булган. Мәскәү-Ереван маршруты буенча хәрәкәт итүче Hyundai рейс автобусы ауган. Гадәттән тыш хәл аркасында 7 кешенең гомере өзелгән, 30лап пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән. Автобуста балалар булмаган. Автобус йөртүчесе тән җәрәхәте алмаса да, шок хәлендә, ди. шуңа...
-
Бүген көнозын яңгыр коячак
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген Апаста болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр явачак. 4 градус җылылык булачак.