Югары Ындырчы һәм Дәвеш авыл җирлекләренә - яңа машина
Казанда республиканың алдынгы муниципаль берәмлекләрен бүләкләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы ел нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләрендә халыкның көнкүрешен яхшырту өчен тырышлык куйган җитәкчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Татарстанда җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында муниципаль берәмлекләр арасында смотр-бәйге 2011 елдан үткәрелеп килә. Бәйге республиканың муниципаль...
Казанда республиканың алдынгы муниципаль берәмлекләрен бүләкләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы ел нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләрендә халыкның көнкүрешен яхшырту өчен тырышлык куйган җитәкчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Татарстанда җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында муниципаль берәмлекләр арасында смотр-бәйге 2011 елдан үткәрелеп килә. Бәйге республиканың муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан оештырыла. Агымдагы елда анда 201 гариза кабул ителгән. Алар арасыннан лаеклыларны сайлаганда җирле үзидарәгә караган авыллар саны, аларның район үзәгеннән ераклыгы, авыллардагы халык исәбе, түләгән салым күләме, шәхси хуҗалыгында асраган мал-туар башы, төзелгән яңа йортлар, халыкның кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүче программаларда катнашуы, гомумән, мәшгульлек дәрәҗәсе, тәртип-законнарны үтәве, авыл җирлегенең тирәлекне төзекләндерүгә тоткан чыгымнары, авылның социаль-мәдәни тормышы бәяләнгән. Нәтиҗәдә, быел 93 муниципаль берәмлек һәм ике шәһәр округыннан 7 муниципаль учреждение җиңүче дип табылды. Аларның җитәкчеләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Chevrolet Niva" җиңел автомобиле ачкычларын бүләк итте.
Безнең районнан Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин һәм Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәеновка бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев