Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлга чыккач хәтәр көтмәсен өчен

-Безнең яшь спортчыларыбыз Татарстан, Россиякүләм ярышларга даими бара. Ел дәвамында шундый дәрәҗәле 20 дән артык ярышларда катнашабыз, җиңүләребез дә байтак. Күптән түгел Түбән Новгород өлкәсе юлында Татарстанның яшь спортчы балаларын Санкт-Петербургка каратэ буенча зур турнирга алып барган автобусның юл-транспорт һәлакәтенә очравын күңелебезгә бик якын алдык,-ди Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт...

-Безнең яшь спортчыларыбыз Татарстан, Россиякүләм ярышларга даими бара. Ел дәвамында шундый дәрәҗәле 20 дән артык ярышларда катнашабыз, җиңүләребез дә байтак. Күптән түгел Түбән Новгород өлкәсе юлында Татарстанның яшь спортчы балаларын Санкт-Петербургка каратэ буенча зур турнирга алып барган автобусның юл-транспорт һәлакәтенә очравын күңелебезгә бик якын алдык,-ди Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов.

Спорт мәктәбенә беркетелгән автобус шоферы Рамил Садыйков беркайчан да төнгә каршы юлга кузгалмый. Автобус үзе "ГЛОНАС" иярчене аша Татарстан спорт һәм туризм министрлыгы мониторлары операторларының тәүлеклек күзәтүе астында тора, техник халәте көндәлек, балалар белән ерак рейсларга кузгалганда аеруча җентекләп тикшерелә. Салоны яхшы җылына, утыргычларның саклык каешлары төзек-таза, 220 вольт көчәнешле махсус стабилизатор, видеоплейер, телевизор эшли. Шоферның егерме еллык эш стажы бар. Балаларын ярышларга озатучы әти-әниләрне тынычландырып, ул:

-Юл ашыккан-каударланганны яратмый, сабырлык һәм уяулык, төгәллекне хөрмәт итә,-ди.

Татарстан Хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта балаларны юлда йөртү хакында зур сөйләшү узды. Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифгат Миңнеханов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре журналистларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Түбән Новгород өлкәсендәге кебек аяныч хәлләр башка кабатланмасын өчен башкарылган һәм башкарылачак чаралар турында уйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев