Заготзерно бистәсендә Сабантуйга бүләк җыйдылар
1 июнь - балалар Сабан туе уңаеннан, Заготзерно бистәсендә бүләк җыю оештырылды. Милли киемнәрдән киенгән балалар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә йорттан-йортка кереп бүләк җыйдылар. Бизәүле ат, тальян моңнары, җыр-моңнар өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Һәр хуҗа-хуҗабикә изге теләкләрен теләп, колгага яулык, сөлге элде, чиләккә йомырка салды. Сабантуй колгасына менүчегә бүләккә әтәч...
1 июнь - балалар Сабан туе уңаеннан, Заготзерно бистәсендә бүләк җыю оештырылды. Милли киемнәрдән киенгән балалар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә йорттан-йортка кереп бүләк җыйдылар. Бизәүле ат, тальян моңнары, җыр-моңнар өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Һәр хуҗа-хуҗабикә изге теләкләрен теләп, колгага яулык, сөлге элде, чиләккә йомырка салды. Сабантуй колгасына менүчегә бүләккә әтәч тә тапшырылды. Аны Зур урамда яшәүче Гүзәл Мөхәммәтҗанова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев