26 май 2017 яңалыклары
-
Балтай юлы тап-такыр, ә читләре бик матур
Урта Балтай авыл җирлеге активы, мәдәният хезмәткәрләре һәм агрофирманың матурлык яратучы хезмәткәрләре Дәүләки-Балтай арасындагы олы юл читләрен төзекләндерү, чистартуда өлгерлек күрсәтеп эшлиләр. -Безнең Балтаебыз да матур,-ди авыл җирлеге башлыгы Рифкат Хәбибуллин.-Чисталык икеайлыгында һәр хуҗалык үз йортын, бакча-капка каршысында гаилә өмәләре үткәрде. Экология елында сынатырга ярамый! Ришат Җамалиев.
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 26.05.2017
-
Апасның “Салават күпере“ндә чыгарылыш кичәсе
Гүзәлия Гәрәева җитәкчелегендәге "Салават күпере" балалар бакчасында зурлап, истәлекле итеп чыгарылыш кичәсе үткәрделәр. Быел биредән мәктәпкә 20 бала китә. Алар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, шигырьләре аша "бакча апаларына" рәхмәтләрен ирештерделәр. Әти-әниләр дә бакча эшеннән, балаларга бирелгән тәрбиядән канәгать булуларын белдерделәр. Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары.
-
Апаста яшьләр кавыша
Казан егете Алмаз Гатиятуллин гомерлек яры итеп Шыгай авылы кызы Алсу Сәлахованы сайлады. Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләрен теркәп, кулларына документ алдылар. Яшьләргә бәхетле тормыш, саф мәхәббәт, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Апаста 1 июнь – балалар Сабан туе программасы
Бәйрәм Халыкара балаларны яклау көне, Экология елы, Пионериянең 95 еллыгы уңаеннан уза. Башлана - 10.00 сәгатьтә. 10.00 - кунакларны каршы алу. 10.15 - "Учак янында җырлар" - пионерия ветераннары катнашында уза. 10.30 - театральләшкән өлеш. 11.00 - тантаналы өлеш - район башлыгы чыгышы, Республика һәм Рәсәй конкурслары һәм олимпиадалары җиңүчеләрен...
-
Апас-Каратун юлында юл-транспорт һәлакәте
Биредә "Калина" машинасы белән "12"ле бәрелешкән. Арттан килгән машина туктап өлгерә алмыйча һәлакәтнең сәбәпчесе булган. Кешеләргә зыян килмәгән, машиналарны төзекләндерергә кирәк булачак. Юлларда сак булыгыз!
-
Иң мәдәниятле балалар башкалада бүләкләнде
Ел дәвамында мәдәният дөньясында кайнаган, музейларда булган, районда иң-иңнәр дип табылган балалар башкалада бүләкләү тантанасында катнашты. Апас урта мәктәбенең 1"А" классы укучысы Нәзилә Минвәлиева, 2 "А" классы укучысы Камил Гомәров, 3 "А" классы укучысы Рафил Минвәлиев, 4 "А" классыукучысы Илфат Гайнетдинов "Мәдәниятле көндәлек" бәйгесенең җиңүчеләре булып танылдылар. Табар Черкене мәктәбе...
-
Имтиханнар җитте, имтиханнар
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары 14 фәннән БДИ тапшыра ала. Шуларның икесе - рус теле һәм математика мәҗбүри, калган фәннәрне исә укучы үзе сайлый. Күпме теләсә шуның кадәр имтихан тапшырырга хокуклы. Узган еллардагы кебек үк, җәмгыять белеме, физика, биология һәм химиядән имтихан тапшырырга теләүчеләр күп икән.
-
Заготзерно бистәсендә Сабантуйга бүләк җыйдылар
1 июнь - балалар Сабан туе уңаеннан, Заготзерно бистәсендә бүләк җыю оештырылды. Милли киемнәрдән киенгән балалар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә йорттан-йортка кереп бүләк җыйдылар. Бизәүле ат, тальян моңнары, җыр-моңнар өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Һәр хуҗа-хуҗабикә изге теләкләрен теләп, колгага яулык, сөлге элде, чиләккә йомырка салды. Сабантуй колгасына менүчегә бүләккә әтәч...
-
Бакырчы мәктәбендә “Соңгы звонок“
Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбендә "Сонгы звонок" бәйрәме бик истәлекле булды. Бәйрәмгә шактый кунаклар килгән иде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләр яңгырады. Укучылар үзләренең шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Алга таба да тырышып укырга сүз бирделәр.
-
Апас музеенда балалар күңелендә мәңге истә калырлык тантана үтте
Апас "Туган як" музее 25 майда 14 яше тулган бер төркем яшь апаслыларны, аларның әти-әниләрен, туганнарын кунакка чакырды. Музей заллары белән танышудан соң аларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Тантанада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин катнашты. Районыбыз үзешчәннәре җыйнак кына концерт та әзерләгән иде. Кулларына...
-
Сынчы Вячеславның иҗат ялкыны дөрләгән чак
Районның баш рәссам-бизүчесе Вячеслав Носов Апас, авыллардагы бик күп стенд-баннер, һәйкәлләр, юл күрсәткечләр авторы. Безнең "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе режиссеры Айдар Сабиров белән бергәләп иҗат итә. Апас "Алтын алка" боз Сараена Президент бүләге-зур автобусны да алар икәүләшеп бизәде. Аның үрнәген Татарстан яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгы башка районнарга да өлге...
-
Апаста тырыш халык яшәгәнен һәркем белеп торсын
2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителгән иде. "Республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк," - диде бер чыгышында Республика...