Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Закон бозма, ялгышсаң-төзәтерләр...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм бала хокукларын яклау район комиссиясе еллык эшенә йомгак ясалды. -Узган елда комиссиянең 29 утырышы уздырылды,-ди аның рәисе, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.-Аларда барлыгы 69 административ эш каралды. Закон каршында гаеплеләргә карата 47 административ штраф санкцияләре кулланылды. Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру юнәлешендә максатчан эшләдек, узган елда...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм бала хокукларын яклау район комиссиясе еллык эшенә йомгак ясалды.

-Узган елда комиссиянең 29 утырышы уздырылды,-ди аның рәисе, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.-Аларда барлыгы 69 административ эш каралды. Закон каршында гаеплеләргә карата 47 административ штраф санкцияләре кулланылды.

Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру юнәлешендә максатчан эшләдек, узган елда район хезмәт мәшгүльлеге үзәге аша барлыгы 80 яшүсмер җәйге ялын файдалы итеп эш урынында үткәрде.

Районда барлыгы 13 бала тәрбияләнүче 6 гаилә махсус исәптә, 6 яшүсмер комиссиянең аерым күзәтүе астында тора. Аларның һәркайсы белән тиешле хезмәтләр көндәлек шөгыльләнә. Татарстанның "Җәмәгать тәрбиячеләре турында"гы законына нигезләнеп, 2016 ел нәтиҗәләре буенча район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рания Михайлова "Татарстанның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" исеменә лаек булды.

Татарстанның 71 нче Законы таләпләре үтәлешен тикшерү максатында барлыгы 64 берләштерелгән рейд үткәрелде. Бу Закон буенча балигъ булмаганнарга сентябрь-май айларында кичке уннан соң, июнь-август айларында кичке унбердән соң җәмәгать урыннарында булу, әти-әниләре озатуыннан тыш булу урамда йөрү тыела. Бу таләп белән санлашмаучыларга карата 10 протокол язылды һәм төрле администатив җәза ысуллары кулланылды.

Татарстан җитәкчелеге үсеп килүче яшь буынның физик һәм әхлак тәрбиясенә зур игътибар бирә. Районыбызда соңгы елларда төзелгән "Алтын алка" Боз Сарае, "Дулкын" бассейны, дистәләгән спорт заллары һәм ачык спорт мәйданчыклары буш тормасын. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар саны артсын, спорттагы һәм укудагы уңышлар балаларга һәрчак юлдаш булсын,-дип тели комиссия рәисе.-Яңа 2017 елда барлык гаиләләрне саулык-сәламәтлек, иминлек һәм ак бәхетләр озатып барсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев