11 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Апасның һәрбер авыл җирлегендә халыкны кабул итүләр бара
Районыбызның һәрбер авыл җирлегендә район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә халык белән очрашулар бара. Биредә һәрбер өлкә җитәкчеләре, эчке эшләр, прокуратура вәкилләре катнаша. Бүгенге очрашулар Табар-Черкен авыл җирлегеннән башланды. Әлеге җирлектә яшәүче халык юл өчен рәхмәтләрен җиткерде. Район башлыгы күпер салуда булышачагын һәм...
-
Киң күңелле Назирә ханым
Апас авылында яшәүче Назирә Җиһаншина мөмкинлекләре чикләнгән, аз керемле гаиләләрдә яшәүче дистәгә якын балага һәр ел саен күчтәнәчләр тарата. Яңа ел бәйрәме алдыннан да ул сабыйларны тәмнүшкәләре һәм уенчыклары белән сөендерде. Изге күңелле Назирә ханымга балалар да, әти-әниләр дә рәхмәтле.
-
Апас районында 11 көндә 8 кеше...
Районда Яңа елның 11 көнендә 8 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Алар барысы да олыгаеп вафат булган. Әлегә туучы балалар теркәлмәгән.
-
Йомралыда тырыш халык яши
Татарстан Президенты чакыруы буенча Казанга кунак булып барган Гөлчәчәк Әхтәмова кулдашы Таһир Әхмәдуллин белән узган елда яңа туган 475 баш бозау тәрбияләп, аларны интенсив үстерү төркеменә тапшырды. - Авылдан бу тантанага икәү - агрофирманың иң алдынгы шоферы Илгизәр Кашафетдинов белән бергә бардык без, - ди Гөлчәчәк. - Бик матур залда,...
-
Каратунның “Гөлчәчәк“ балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара
Каратунның "Гөлчәчәк" балалар бакчасында республикакүләм программа нигезендә тулы күләмле төзекләндерү эшләре бара. Бинаның эче тулысынча үзгәрә, яңара, матурлана. Биредә җылылык, ут, санитария челтәрләре тулысынча алмаштырылачак. Шулай ук яңа ишекләр куела, җылы идәннәр җәелә, диварлар үзгәрә, тәрәзәләр җылытыла. 4 бригада хезмәт күрсәтә. Бакча хезмәткәрләре дә үз көчләрен кертә. Әлегә балалар бакчасы...
-
Апаста озын гомерлеләр күп
Узган ел 90 яшьтән узган 67 райондашыбызга Рәсәй Президентының Котлау хатлары һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылган иде. Быелның гыйнвар аенда да алты райондашыбыз олуг юбилеен каршылый. Иң өлкән райондашыбыз - Апастан Зәйнәп әби Ибраһимова. Аңа 103 яшь тула.
-
Апаста югары температура белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан
Соңгы вакытта югары температура, төчкерү-йөткерү, баш авыртуы белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Табиблар халык күп тупланган урыннарда булмаска, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга киңәш итәләр. Шул очракларда бу чир сезне читләп үтәр.
-
Апас районында паспортны күпфункцияле Үзәк аша алып була
-Паспортны хәзер полициягә бармыйча Апасның күпфункцияле Үзәге аша да алып яки алыштырып була дип ишеттем. Дөресме бу хәбәр? Шәрифулла Имангалиев. Сорауга район прокуроры Артур Шәрипов җавап бирә: -Узган елның 18 ноябрендә Россия Хөкүмәтенең 1214 нче Карары үз көченә керде. Шул нигездә 1 февральдән паспортны Апаста күпфункцияле Үзәк аша да алып...
-
Закон бозма, ялгышсаң-төзәтерләр...
Балигъ булмаганнар эшләре һәм бала хокукларын яклау район комиссиясе еллык эшенә йомгак ясалды. -Узган елда комиссиянең 29 утырышы уздырылды,-ди аның рәисе, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.-Аларда барлыгы 69 административ эш каралды. Закон каршында гаеплеләргә карата 47 административ штраф санкцияләре кулланылды. Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру юнәлешендә максатчан эшләдек, узган елда...