Реклама
Җәмгыять
Закон кырыслана
Алкогольле эчемлекләр кулланып җәмәгать урыннарында тоткарланган яшүсмер, аның әти-әнисенә нинди җаваплылык каралган? Сорауга район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә: Россия Административ хокук бозулар Кодексына август аеннан төзәтмәләр кертелде. 16 яше тулмаганнарга алкогольле эчемлекләр кулланып җәмәгать урыннарында гражданнар тынычлыгын һәм тәртип бозу административ җаваплылыкка китерә. Бу очракларда аларның әти-әниләре яки...
Алкогольле эчемлекләр кулланып җәмәгать урыннарында тоткарланган яшүсмер, аның әти-әнисенә нинди җаваплылык каралган?
Сорауга район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә:
Россия Административ хокук бозулар Кодексына август аеннан төзәтмәләр кертелде. 16 яше тулмаганнарга алкогольле эчемлекләр кулланып җәмәгать урыннарында гражданнар тынычлыгын һәм тәртип бозу административ җаваплылыкка китерә. Бу очракларда аларның әти-әниләре яки җаваплы вәкилләре 2 мең сумлык штрафка тартыла. Кодекска яшүсмер җәмәгать урынында гына түгел, башка урыннарда да алкогольле эчемлек куллану дигән төшенчә кертелә. Аны спиртлы эчемлекләр куллануга этәргән гражданнарга закон буенча 3 мең сумлык штраф санкцияләре кулланыла. Балигъ булмаган яшүсмергә исерткечләр эчергән әти-әниләргә 5 мең сумлык штраф суммалары билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев