Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзем гаепле...(хикәя)

Илнур үзенә урын таба алмады. Әрле-бирле йөрде. Йортның инде бар чатын да өйрәнеп бетте дип әйтергә була. Тынгысыз җанын кая куярга белмәде ул. Ничә еллар узса да, барда искә төшә икән дә, барда җанны, күңелне телгәләп тора икән. Яшь чакта олылар сүзенә колак салмыйбыз шул. Аларның үз мәнфәгатьләре дип кенә...

Илнур үзенә урын таба алмады. Әрле-бирле йөрде. Йортның инде бар чатын да өйрәнеп бетте дип әйтергә була. Тынгысыз җанын кая куярга белмәде ул. Ничә еллар узса да, барда искә төшә икән дә, барда җанны, күңелне телгәләп тора икән. Яшь чакта олылар сүзенә колак салмыйбыз шул. Аларның үз мәнфәгатьләре дип кенә җибәрәбез. Ә хәзер шул вакытта әти-әни сүзен тыңлаган булсам, дусларның киңәшләренә колак салган булсам икән диеп йөрмәс иде Илнур... Үзе генә... Зур ди йорт эчендә, бар да бар. Тик күңел тынычлыгы гына юк... Ялгызлык күңелне дулкынландыра. Су өстендәге көймә кебек әле бер якка, әле икенче якка бәрелә. Тик көймә тына алмый. Дулкыннар аңа тынгы бирми.

Эх, яшь чакта бит мин диеп елмаеп, креслога киерелеп килеп утырды Илнур...

"Яшь чакта минем арттан чапмаган, миңа кызыкмаган кыз булмагандыр, мөгаен... Кайсысы ничек кенә мине җәлеп итәргә тырышмады. Күрше кызы Айсылу дисеңме, эштәге Алинә белән Гөлия дисеңме... Ә хатын-кыз карашы миңа арта барган саен, горурлыгым кәпрәя иде. Минем хатын-кызга бер күз карашым җитә иде. Аларның игътибары гына аз иде кебек... Мин..." диеп кинәт тынып калды Илнур.

Илнур гаиләдә бер генә малай. Иркә, бик тә чая, төскә-биткә бик тә күркәм. Әнисе аның өстенә бер генә тузан да кундырмый иде, өрмәгән җиргә дә утыртмый иде хәтта. Әтисе исә улыннан чын ир-ат үссен дип хыялланды. Армия сафларына барса, ир кеше холкы керер иде дип уйлады. Әнисе исә улы аның янында гына булсын, армиядә кыен бит дип, алай итте, болай итте - улын үз янәшәсендә калдырды. Нәк

ъ тә менә шул вакытта - кирәк иде Илнурны армия сафларына җибәрергә. Тик ананың теләге башка иде. Шулай итеп, Илнурның холкы үзгәрә торды, мин-минлеге арта барды...

Илнурны югары белем йортында укыттылар. Иң яхшы кием, иң яхшы телефон анда иде. Әлбәттә инде, әти-әнисе шулай бозып бетерде аны... Кешегә карата шәфкатьлелек тә, миһербанлык та юк иде анда... Әйтерсең, бер йөрәксез кеше. Ул үзен әллә кемгә санап, масаеп йөри иде. Әнисе инде ул өйләнгәч, улы бераз басылыр дип уйлады. Тик Илнур өйләнү турында уйламый да иде. Кая инде Илнурга ярарлык кыз, юк бит ул?! Менә шулай масайды Илнур... Аны ошатып йөрүче кызлар хайрән иде. Тик аның берсенә дә исе китмәде... Борынын югары чөеп, кызларга каш астыннан гына карый иде.

Белгән булса икән Илнур шул вакытта, ул кыерсыткан кызлар күз яшьләре аңа зур сагыш һәм тынгысызлык булып янә кайтасын... Тик Илнур уйламады... Кая инде ул Илнурның йөрәген эретү?! Ничек инде каяндыр килеп чыккан кызлар аңа кагыла алсын ди?! Вәт, масаю бу!!! Моның кадәрлене әле күргәнем юк иде. Тик шул масаю аны тез чүктерде һәм хәзерге көнендә хаталарын аңларлык итте... Кешедән көлмә - үзеңә төшәр, диләрме әле...

"Мин..."- диде дә Илнур янә туктап калды. Бар булган хәлләрне искә төшерергә ай-хай авыр иде аңа. Әйе, кызлар күп булды. Күбесен елатты, матурлыкларына сокланды да, аннары борылып та карамады. Тик менә шулар арасында бер йомшак күңелле, самими елмаюлы Айгизә генә китми иде аның күз алдыннан... Кырыс ди, буйсынмас Илнур бу кызны бик ошата иде. Тик шунысы кызык - ул аны үзенчә яратты. Аңа дорфа сүз әйтте, аны ничек тә булса төртмәле сүзләр белән рәнҗетергә тырышты кебек. Айгизә мөлаем киенеп килсә дә, Илнур: "Башка кызлар кебек киенә алмыйсың. Бар кеше көлдереп йөрмә!- дип йөрәгенә кадап әйтә иде. Нинди ярату инде бу диярсез сез... Әйе, анысы дөрес. Тик икенче яктан карасаң, ул аны шулай сыный иде. Әгәр түзә ала икән. Димәк, ул аның сөйгәне булырга хаклы һәм Илнур аны сайлап ялгышмаган. Менә хикмәт нидә иде...

Уеннан уймак чыга диләр бит... Болай булыр дип беркем дә уйламады, әлбәттә...

Илнур белән Айгизә бер оешмада эшләсә дә, бик сирәк очраша иде. Эшләре шулай туры килде. Берсе килсә, икенчесе китә иде. Бер-берсен алмаштырып эшләде алар. Шул арада да мәгънәсез сүзләре белән Илнур Айгизә йөрәген яралап алырга өлгерә иде. Кыз түзде... Түзмичә нишләсен соң инде тагын?! Ярата... Ярата иде бит ул Илнурны...Авыр сүз түгел, хәтта кул күтәреп орып җибәрсә дә, берни дәшмәс иде кебек.

Айгизә күп балалы гаиләдә үскән кыз. Аңа 2 сеңелесен һәм энекәшен карау, өйдәге бар эшләр дә күп эләкте. Ул сабыр иде. Тыйнак, җаваплы, түзем... Шундый уңай сыйфатлары өчен аны бу оешмага алдыларда инде. Үз эшендә дә ул алдынгылар белән беррәттән атлый иде. Эше күп... Җаваплы һәм дә кыен чаклар да булгалый. Тик Айгизә дәшми-тынмый гына эшен эшли бирә. Илнурның төртмәле сүзләрен ул колагы белән ишетмәмешкә салышты. Үзен шундый җайга салды. Бу чыдамлыгы Илнурны тагын да күәтлерәк пошаманга басты. Аның тагын да катырак кызны сыныйсы килде. Инде монысы соңгысы диде ул... Әйе, бу соңгысы һәм иң аянычы булды. Тик моны беркем дә белмәде бит...

Шулай беркөнне эштә алышкан вакытта килеп чыга бу хәл. Кичке сменага Айгизә килеп кала. Ә Илнур исә кайтып китә. Юк, дәшми генә чыгып китсә икән дә... Юк бит, аннары ул Илнур булмый кала... Үзен күрсәтми кала бит... Эштән чыгып киткәндә Илнур Айгизәгә:

- Карале, бигрәк масаеп йөри башладың әле син... Миңа ярарга тырышасың инде, күрәм... Тик сиңа минем гаиләгә керү өчен бик күпне үтәргә туры килер... Бик шикле... Бик шикле, синең безнең гаиләдә булачагың... Безнең дәрәҗә белән синеке берни түгел... Аңладыңмы, берни түгел... Мин кеше... Ә син юк... Минем фамилияне йөртә алырлык түгел бит син...Син кем дә - мин кем... Аңладыңмы??? Синең өчен бер юл бар - сабын һәм бау...- диеп көлеп әйтә.

Бу Илнурның сүзләрен Айгизә тын да дәшми тыңлап торды. Кем уйлаган соң?! Кем генә әйтә алсын?! Шулай килеп чыгасын... Шашып яраткан кыз шундый адымга барыр дип беркем дә уйламый билгеле... Чөнки Айгизәнең күңелен ачып сөйләшерлек кешесе дә булмый бит. Оешмага килсә - эш, өйгә кайтса - анда да аны бары тик эш кенә көтә иде. Ничек икән бу кызыйның хәле дип белергә теләүче дә юк бит... Шулай Айгизә йомык, кеше белән сөйләшмәс иде. Кеше аннан бары файда гына көтә иде кебек. Эх, шул вакытта ачылып китеп, менә шулай иде бит әле дип сөйләсә икән ул. Берәр дусты янында булып туктатып калса икән... Йә булмаса, Илнур үзе кереп туктатса икән... Тик юк... Айгизә бу аяныч адымын ясый... Ниләр иде икән синең башыңда ул вакытта?! Ниләр күз алдыңа килде икән?! Бәлки туктаргадыр дигән уй килмәдеме икән синең башкайларыңа, сылу кызый?! Тик Айгизә менә шулай хәл итә...

Икенче көнне Илнур эшкә килгәндә, Айгизә бауда эленеп тора иде... Илнур берни дә дәшә алмады... Ул өнсез калды... Бары тик һаман бер сүз: "Мин..."- диеп кенә кабатлап торды ул... Тик кешеләр аның ни әйтәсе килгәнен аңламады...

Еллар үтте... Әйе, Илнур, еллар үтте... Ә син әле дә булса, Айгизәне сагынып, көтеп утырасың... Кайтмый ул... Кайтмый... "Мин..."-диеп йөз-мең мәртәбә кабатласаң да кайтмый... Үз ялгышыңны - ачы ди ялгышыңны аңларга вакыт җитте инде сиңа Илнур!!!

"Мин..." - диеп Илнур креслосыннан торып, өстәл өстендәге фотосурәтне кулына алды. "Айгизә, кичер... Мин үзем гаепле...Ничә еллар буе сыкрый минем йөрәк. Нәрсә эшләсәм дә, мин сине кирк кайтара алмыйм инде. Мин бик гаепле синең каршыңда. Әгәр белгән булсам, мин сиңа авыз ачып берни әйтмәс идем. Тик йомшак кулларыңнан тотып, үз йортыбызга, үз гаиләмә генә алып кайтып киткән булыр идем. Син күңелемнән, күз алдымнан китмисең... Син миңа бик тә кирәк! Синең елмаюың... Синең күз карашың...Синең самимилегең... Эх, Айгизә... Барын да үзем җимердем. Яшәвемнең төсе дә, мәгънәсе дә юк бит. Дәрәҗәм дә бар, акчам да бар. Тик яшәр өчен, миңа көч биреп торыр өчен янымда син юк... Ниләргә дип соң мин сине рәнҗеттем икән?! Мин үзем гаепле... Мин үзем гаепле..."- диде Илнур... Еллар буе җыелып килгән сагыш, күзләре тулы яшь бүген ургылып акты... Ничә еллар буе гаеплеме ул, юкмы дип уйланып, Илнур җүләрләнер дәрәҗәгә җитте. Әлбәттә, ул гаепле... Тик моны беркем дә белмәде... Дулкыннар өстендә ялгыз көймә әле дә булса чайкала бирде... Күрәсең, шулай язган...

Кеше күңеле белән уйнап, ялгыш сүз ычкындырып, кеше рәнҗетмәгез. Кеше күңеле өзелеп төшәрлек нечкә җеп, аның белән шаярып, уенчык урынына уйнап та булмый. Һәм әлбәттә инде ярамый да. Кеше үз эченә бар булган авырлыкны, рәнҗешле сүзләрне җыя. Тик бит күңел төпсез капчык түгел. Бердәнбер көнне ул шартлаткыч матдә кебек шартлап чыга ала. Ә кайбер кеше барын да үзенә җыеп, беркемгә берни әйтми, үз эченә йомыла. Яисә йөрәгенең сыкравына һәм күңеленең тулышып торганына түзә алмый, Айгизә кебек үз-үзенә кул сала. Ни әйткәнегезне алдан уйлап, ахыры ни белән бетәчәген абайлап әйтегез сүзләрегезне. Ямьсез һәм мәгънәсез сүзләр белән телгәләмәгез кеше күңелең...

Лия Мөхәммәтгарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев