Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Күккүз балалары китапханәдә кунакта

Зур Күккүз балалар бакчасы нәниләре 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, тәрбияче Зөлфия Җиһаншина белән берлектә авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Биредә китапханәче Галия Җәләлиева балалар өчен бик кызыклы чара әзерләгән иде. "Туган телебезне яратырга, сакларга кирәк. Кече яшьтән үк китаплар белән дус булыгыз", - диде ул үз чыгышында....

Зур Күккүз балалар бакчасы нәниләре 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, тәрбияче Зөлфия Җиһаншина белән берлектә авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Биредә китапханәче Галия Җәләлиева балалар өчен бик кызыклы чара әзерләгән иде. "Туган телебезне яратырга, сакларга кирәк. Кече яшьтән үк китаплар белән дус булыгыз", - диде ул үз чыгышында. Нәниләр бакчада туган тел турында өйрәнгән шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Бик кызыксынып яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев