Җәмгыять һәм без

Казан кафесында ашаганнан соң эчәк инфекциясе йоктырган 33 кеше ачыкланды

Казанның Беломорская урамында урнашкан кафе клиентларында эчәк инфекциясе йоктыруның 33 очрагы ачыкланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Роспотребнадзорның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Авыруларның 22сендә сальмонелла табылган.

Ведомствода агентлыкка сөйләгәнчә, барлык авырулар да 9–11 сентябрьдә шаурма, ябык пицца, кебаб ашаган. 12 сентябрьдә Роспотребнадзор белгечләре тикшерү үткәргән, аның барышында күпсанлы бозулар ачыкланган. Алар арасында – канәгатьләнерлексез санитар-техник һәм гигиена торышы, продукциягә документлар булмау, кайнар су булмау, агымлылыкны сакламау, савыт-саба юу режимын үтәмәү, сроклары узган продукция.

«Алып сатудан 44 кг авырлыктагы 20 партия продукция алынды. Объект ябылды, материаллар судка тапшырылды», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләрендә 3 юынтыкта һәм 5 продуктта эчәк таякчыклары табылды: помидор, кыяр, кишер, пекин кәбестәсе һәм сыр турамасында һәм әзерләмәсендә. Сальмонеллалар сарымсак соусында һәм шаурма өчен фирма соусында табылды. Сальмонелла шаурма әзерләгән пешерүчедә дә ачыкланды.

«Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иткәнчә, пациентларны проф. А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсенә салдылар. Табиблар аларның хәлен уртача һәм җиңел авырлыкта дип бәяли. Пациентларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.


Нет комментариев