Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Мошенинниклар мәктәп укучыларын БДИга индивидуаль җаваплар вәгъдә итеп алдыйлар

Мошенинниклар мәктәп укучыларын БДИга индивидуаль җаваплар вәгъдә итеп алдыйлар. Бу хакта РИА Новости Роскачествога сылтама ясап хәбәр итә.

«Имтиханнар алдыннан челтәрдә КИМ вариантларына «ачкычларны шәхси сайлап алу» түгел, ә гади «слив» тәкъдим итүче төркемнәр активлашты», – дип сөйләделәр ведомствода.

2 мең сум тирәсе бәягә чыгарылыш сыйныф укучысы үзенең уникаль КИМ вариантына җаваплар алырга тиеш. Моның өчен мошенникларга материалның номерын язарга кирәк, шуннан алар нәкъ шул вариантка җаваплар җибәрәчәк. Шулай да имтиханга бер көн кала  видеоинструкция җибәрә, анда укучыга җаваплар тапшырудагы кыенлыклар турында сөйлиләр һәм «КИМ төзүчеләре»ннән видеокурслар тәкъдим итәләр. Кеше бу курсларны узарга ризалашса, мошенник өстәмә акча ала. Аннан соң аферистлар югалалар яки имтихан тапшыручыга узган елгы җаваплар белән файл җибәрәләр.

«Мондый формат – мошенничество һәм психологик саботаж гибриды. Мошенниклар максатчан рәвештә корбанын «буш акча эзләү» халәтеннән «гадәттән тыш уку» халәтенә күчерәләр, тагын да акча алып калыр өчен. Бу капканга эләккән яшүсмерләр, ахыр чиктә, имтиханга кулларын селтәп, үзләренә дә, иртәге көнгә дә ышанмыйча барачаклар», – дип билгеләп үтте Роскачествоның Цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко.

Билгеләнгәнчә, мошенниклык схемасы киләчәктә камилләштереләчәк, яңа психологик капканнар пәйда булачак. Ата-аналарга балаларын мондый «слив»ларның мөмкин түгеллеге, шулай ук имтиханга әзерләнергә мессенджерлардагы ботлар белән түгел, ә нәкъ педагог белән генә сыйфатлы итеп булуы турында кисәтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев