«Нижнекамскнефтехим»да 7 кешенең һәлак булуы расланды, тагын 5 кешене эзләү дәвам итә
Предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 3 апрель, җомга көнне кич буенча, «Нижнекамскнефтехим»дагы янгыннан соң җиде кешенең үлүе расланган, тагын биш кешене эзләү дәвам итә.
Искәртеп узабыз, 31 мартта «Нижнекамскнефтехим»да янгын чыккан. Сәбәбе – газ-һава катнашмасының ялкынлануы. Элекрәк 3 кешенең һәлак булуы, 71 кешенең яралануы хәбәр ителгән. Моннан тыш, тагын 9 кеше хәбәрсез югалган дип саналган. Сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләре бозылган очракта Җинаять эше кузгатылган.
«Җиде кешенең үлеме расланды, тагын биш кешене эзләү дәвам итә. Эшләр тәүлек буе алып барыла – Россия ГТХМ белгечләре һәм башка хезмәтләр, 200 дән артык кеше һәм техника җәлеп ителгән. Югалганнарны мөмкин кадәр тизрәк табу өчен барысы да эшләнә. Һәлак булганнарның якыннарына һәм туганнарына ихлас күңел сәүдәсе белдерим. Без янәшәбез», – дип социаль челтәрләрдә комментарий бирде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев