4 апрель 2026 яңалыклары
-
Апаста десантчылар иганәчелегендә бадминтон ярышлары бара
Бадминтон ярышлары быел дүртенче тапкыр уза. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә багышлана
-
Дәүләки авылында якташыбыз Каюм Бариевны искә алдылар
Дәүләки авылында Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Каюм Бариев истәлегенә багышланган тантаналы чара узды.
-
«Нижнекамскнефтехим»да 7 кешенең һәлак булуы расланды, тагын 5 кешене эзләү дәвам итә
Предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 3 апрель, җомга көнне кич буенча, «Нижнекамскнефтехим»дагы янгыннан соң җиде кешенең үлүе расланган, тагын биш кешене эзләү дәвам итә.
-
Татарстан авылларында 73 яңа база станцияләре урнаштырачаклар
Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасын тормышка ашыруны дәвам итә. 2026 елда Татарстанда «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында 73 яңа база станциясе барлыкка киләчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.