Төнлә Россия төбәкләре күк йөзендә 325 дошман пилотсыз очу аппараты тоткарланган һәм юк ителгән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
«20 августта Мәскәү вакыты белән 20.00 дән 21 августта 8.00 гә кадәр булган төн эчендә Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары тарафыннан Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Орел, Ростов, Рязань, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы, Удмурт Республикасы, Краснодар крае, Пермь крае территорияләре өстендә, шулай ук Азов һәм Кара диңгезләре акваторияләре өстендә 325 украин очкычсыз очу аппараты тоткарланган һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев