Районда яңа елдан хезмәт хакының күләме 5965 сумнан ким булмаячак
Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 5965 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу кешенең хезмәт хакы шунардан ким булмаска тиеш дигән сүз. Хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүче төрле килешүләргә юл куелырга тиеш түгел. Болардан тыш, хезмәт закончалыкларын бозучыларга карата булган законнар да кырысланды. Мисал өчен, хезмәт килешүе төзүдән...
Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 5965 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу кешенең хезмәт хакы шунардан ким булмаска тиеш дигән сүз. Хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүче төрле килешүләргә юл куелырга тиеш түгел. Болардан тыш, хезмәт закончалыкларын бозучыларга карата булган законнар да кырысланды. Мисал өчен, хезмәт килешүе төзүдән баш тартучыга яки аны гражданлык-хокук килешүе белән алмаштыручыга 200 мең сумга кадәр штрафлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев