Түбән Кама иртәнге якта тагын бер тапкыр дошман БПЛАлары һөҗүменә дучар булган.
Һөҗүм нәтиҗәсендә сәнәгать һәм граждан объектлары зыян күргән. Бер предприятиедә янгын чыккан, аны сүндерәләр, җитештерү процессы туктатылмаган.
«Кызганычка каршы, иртәнге якта өйләрендә йоклаган тыныч халык та һөҗүм астына эләкте. Торак йортка атака нәтиҗәсендә 4 зыян күрүче бар. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Бер беспилотник агачка эләккән һәм якында торган автомобильгә зыян китергән; анда 4 яшь егет булган. Икесе һәлак булды, тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә. Граждан һәм сәнәгать объектларында барлыгы 12 зыян күрүче. Аларның хәле табибларның игътибарында», – дип сөйләде ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Түбән Камага Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин юнәлде. Республика Рәисе һөҗүм нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетерүне йөкләде. Кирәк булганда, зыян күргән фатирларда яшәүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру оештырырга. Һава шартларын исәпкә алып, тәрәзәләрне тиз арада пыялаларга.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һөҗүмгә дучар булган барлык объектларда булды, шәһәр хезмәтләре нәтиҗәләрне бетерү буенча эш алып бара.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев