Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

10 октябрь – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Авыл хуҗалыгы хезмәте һәрвакыт хөрмәткә лаек. Авыл хуҗалыгында җаваплы һәм максатчан кешеләр эшли, алар күңелендә туган җир һәрвакыт аерым урын алып тора.

Бүген тармакта авыл хуҗалыгы җитештерүенең яңа инновацион технологияләре үзләштерелә, эшкәртү камилләшә. Игенчеләр һәм терлекчеләрнең югары һөнәри осталыгы, үз-үзләрен аямыйча һәм туган җиргә тугрылыклары хөрмәт һәм ихтирамга лаек. 
Хөрмәтле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Авылның киләчәге сезнең кулларда. Игелекле хезмәтегез аша зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын! Быелгы катлаулы һәм сынаулы елда да күңел төшенкелегенә бирелмичә, җиң сызганып эшләвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. 
Айрат Җиһаншин , 
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев