Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Каратун икмәге” яңа уңышны кабул итәргә әзер
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге филиалы вәкилләре “Каратун икмәге” ашлык кабул итү пунктының матди-техник базасының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген тикшерделәр.
-
Татарстанда 737 тонна арпада тере икмәк бете табылган
Татарстандагы АПК продукциясенең куркынычсызлыгы һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәгенең ТР буенча филиалы белгечләре авырлыгы 737 тоннадан арткан азыклык арпа партиясендә тере икмәк бетен ачыклаган. Зарарлану тыгызлыгы продукциянең бер килограммына 0,3 данә тәшкил иткән.
-
Апаста терлек азыгы әзерләү эше бара
Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе дәвам итә. “Апас-мол” агрофирмасының Горбунов берләшмәсендә дә терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә.
-
Апаста умарта кортларын саклау максаты куела
Районда умартачылар, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җыелып мөһим мәсьәлә – бал кортларын саклау хакында сөйләште.
-
Районның хезмәт алдынгылары мәйдан түрендә булды
Хезмәт батырлары, алдынгылар, иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре яшел тасмаларын тагып, бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылды. Алар фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнде, рәхмәт сүзләрен кабул итте.
-
“Техниканың сәгать кебек эшләп торганын яратам”
Шәмәк авылында яшәүче Фәһим абый Насыйров күптән лаеклы ялда булса да, җир эшеннән тәм табып яши. Ул быел да Шәмәк авылында “Нуриев” крестьян-фермер хуҗалыгында чөгендер чәчү эшендә. Яше олыгайган саен, туган ягы кырларына мәхәббәт хисе дә арта гына бара.
-
“Нуриев” хуҗалыгы чәчү эшләрен тәмамлады
Шәмәк авылында “Нуриев” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында чәчү эшләре тәмам. Без бирегә соңгы гектарларда чөгендер чәчкәндә бардык.
-
Районда терлек азыгы әзерләүдә катнашачак техниканы тикшергәннәр
Техниканы кабул итү буенча махсус конкурс үткән.
-
Районда язгы чәчү эшләренең 36 проценты башкарылган
Бүгенге көндә барлыгы 37099 гектар мәйданның 13595 гектары чәчелгән.
-
Әлмәндәр хезмәтчәннәре язгы чәчүдә
“Апас-Мол” агрофирмасының Әлмәндәр берләшмәсендә чөгендер һәм көнбагыш чәчелә.
-
Техника аның җан дусты
Каратунда яшәүче Таһир абый Мөстәкыймов - әтисе һөнәрен дәвам итүче бәхетле авыл улы. Олы Бакырчы авылында 9 балалы гаиләдә туып-үскән. Яшьтән әтисенә ияреп техника арасында йөргән, тимер-томыр серләренә төшенгән. Инде менә 48 ел техника аның җан дусты. Бүгенге көндә Каратун авыл җирлегендә тракторда эшли. Җирлекнең чисталыгын кайгырта, юлларның торышы өчен дә җаваплы.
-
Кырлар иңли эшчән ирләр
Районда чәчү эшләре дәвам итә
-
Апаслылар язгы ярминкәдә катнаштылар
Республика буенча язгы ярминкәләр бара
-
Татарстанда 26 апрельдә соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Казанда алар 14 мәйданчыкта, Әлмәт, Түбән Камада һәм Яшел Үзән районында – икешәр мәйданчыкта урнашачак. Кама-тамагында бер мәйданчык ачылачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
-
“Хезмәт тәмен, тормыш ямен тоеп яшәү – олы бәхет”
Авыл җирендә хезмәт белән чыныгып үскән, тырыш, уңган, эшнең мәлен белгән кеше беркайчан да тормышта югалып калмый, киресенчә, авырлыклар алдында баш имичә, сынауларга бирешмичә гомер көтә.