Апаста терлек азыгы әзерләү эше бара
Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе дәвам итә. “Апас-мол” агрофирмасының Горбунов берләшмәсендә дә терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә.
Ындырчы авылы янындагы кырда люцернадан сенаж салу эше бара.
“Бригада оешкан, 1 “Ягуар” һәм 4 “КамАЗ” эшли. “МакДон” урып китте. Сыйфатын туры китереп эшлибез, - ди Горбунов берләшмәсенең баш зоотехнигы Илсур Хәсәнов.
Җәйнең санаулы көннәре ашыктыра, печән әзерләү, сенаж салу эшенә игътибарны арттыруны таләп итә. Кыр хезмәтчәннәре, вакытның кадерен белеп, сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышыннан файдаланып калырга тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев