Кырлар иңли эшчән ирләр
Районда чәчү эшләре дәвам итә
(8 май, “Апастово-информ”).
Хезмәткәрләр кырга иртәнге сәгать 6да килә. Кичкә кадәр эштә алар. Көнгә 3 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр.
Дәвештән Наил Лотфуллин чөгендер чәчү эшендә ике генә ел булса да, әлеге эшнең барлык серләрен өйрәнеп бетергән. Тәҗрибәле хезмәттәшләре янәшәсендә басу-кырлар иңли ул.
“Көннәр матур, җылы, вакытның кадерен белеп эшләргә тырышабыз. Бар да әйбәт, техникабыз яңа, төзек. Мул уңышлар җыерга язсын, дигән теләктә эшлибез”, - ди Наил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев