Техника аның җан дусты
Каратунда яшәүче Таһир абый Мөстәкыймов - әтисе һөнәрен дәвам итүче бәхетле авыл улы. Олы Бакырчы авылында 9 балалы гаиләдә туып-үскән. Яшьтән әтисенә ияреп техника арасында йөргән, тимер-томыр серләренә төшенгән. Инде менә 48 ел техника аның җан дусты. Бүгенге көндә Каратун авыл җирлегендә тракторда эшли. Җирлекнең чисталыгын кайгырта, юлларның торышы өчен дә җаваплы.
Таһир абый Олы Бакырчы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, районда яңа ачылган махсус һөнәри уку йортына килә. Биредә 2 ел укып механизатор таныклыгы ала. Яшь белгеч Каратун сельхозхимиясендә эшли башлый. 1 ел эшләгәч, хәрби бурычын үтәргә армия сафларына юл ала. Солдаттан кайткач та, язмышын туган җире белән бәйләргә уйлый ул. Кабат хезмәт кенәгәсе ачылган оешмага кайтып, 32 ел механизатор булып эшли. Мөгаен, шушы ук җирдән лаеклы ялга да китәр иде. Ләкин, оешма ябыла. Таһир абый Урта Балтай урманчылык хуҗалыгына килә. Биредә дә 9 ел тракторда эшли. Аннан Каратун авыл җирлегенә чакыралар. Биредә дә 6 ел хезмәт итә. Кая гына булса да, хезмәте мактаулы, үзе дәрәҗәле ул.

Әлеге эштә, бәйрәмнәр дә, яллар да юк. Таһир абый да һәр иртәне эшкә ашыга. 48 урам халкы аларның килүен көтеп тора.
“Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев – сабыр, акыл белән эш итә торган җитәкче, җайлап кына эшләтә. Коллективыбыз дус. Мин рульдә булсам, гел булышып торган 3 хатын-кыз бар. Бергә, дус-тату эшлибез. Каратунның чисталыгы өчен без җаваплы. Чәчәкләр дә утырталар, юл кырыйларын чабабыз, җыябыз. Контейнер тирәләрен тәртиптә тотарга тырышабыз. Тракторы булган кешеләр дә ярдәм итә. Ильяс Җаббаров, Фәнил Нуруллин булышалар. Аларга рәхмәт, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев