Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Нуриев” хуҗалыгы чәчү эшләрен тәмамлады

Шәмәк авылында “Нуриев” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында чәчү эшләре тәмам. Без бирегә соңгы гектарларда чөгендер чәчкәндә бардык.

-Яз соң килү сәбәпле, чәчү эшләренә азрак соңга калдык. Бөртекле-кузаклы культураларны чәчеп бетердек. Чөгендер чәчү эшләре дә бетте. Арпа, бодай, борчак, көнбагыш инде тишелде, буразналарда күренәләр. Кыр эшләре дәвам итә. Корткычларга каршы көрәш, үсемлекләрне саклау эшен башладык. Печән чабуга әзерлек бара. Техникаларны карап, көйләп куябыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Нуриев.

Хуҗалыкта 1950 гектар җир бар. 1 мең гектарда бодай, арпа, борчак, 170 гектар көнбагыш чәчелгән. 330 гектарда чөгендер чәчү планлаштырыла. 300 гектарда көзге бодай үсә. 150 гектар күпьеллык үлән җире бар. 

Механизаторлар иртәнге сәгать 3тә кырга чөгендер чәчәргә чыга. Алар ике сменада хезмәт итә. Бер сменада 50-55 гектар эш башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев