“Техниканың сәгать кебек эшләп торганын яратам”
Шәмәк авылында яшәүче Фәһим абый Насыйров күптән лаеклы ялда булса да, җир эшеннән тәм табып яши. Ул быел да Шәмәк авылында “Нуриев” крестьян-фермер хуҗалыгында чөгендер чәчү эшендә. Яше олыгайган саен, туган ягы кырларына мәхәббәт хисе дә арта гына бара.
-Армия сафларына киткәнче үк тракторга утырдым. Техника белән кечкенәдән кызыксына идем. Техниканы биш бармагың кебек белү ир-егетнең хыялы бит ул, - ди Фәһим абый.
Инде менә 50 елдан артык тракторда эшли ул. “Беларусь” тракторына автопилот куелган.
-Техниканың төзек булганын, сәгать кебек эшләп торганын яратам. 1975 елдан бирле трактордан аерылганым юк. Чылбырлы тракторда да эшләргә туры килде. Чәчүдә дә, урып-җыю эшләрендә дә өлеш кертәм, - ди ул.
Фәһим абый Насыйров Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы исеменә лаек. Тырыш, намуслы, күпьеллык хезмәтенең нәтиҗәсе булып, Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына ия булган.
Гаиләдә дә тырыш хуҗа ул Фәһим абый. Тормыш иптәше Гүзәл апа белән 48 ел тату, матур гомер кичерәләр. Гүзәл апа 37 ел Шәмәк авылы фермасында эшләп лаеклы ялга чыккан. 3 балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр. Бүген аларның уңышларына сөенеп, терәк-таяныч булып гомер кичерәләр.
-Читтә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, диләр. Авылда яшәвемә беркайчан үкенмәдем. Иркен кырларыбызда эшләү, күкрәк тутырып туган җир һавасын сулау үзе зур шатлык, яшәү көче бирүче дәва ул, - ди тырыш хезмәткәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев