Районның хезмәт алдынгылары мәйдан түрендә булды
Хезмәт батырлары, алдынгылар, иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре яшел тасмаларын тагып, бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылды. Алар фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнде, рәхмәт сүзләрен кабул итте.
(7 июнь, “Апастово-информ”).
“АгроАктив” хуҗалыгының директор урынбасары Фәргать Сибгатуллин Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хатын алды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хатына районның авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлеге белгече Зөмәрә Кәлимуллина һәм “АгроАктив” хуҗалыгы механизаторы Илгизәр Җәләлиев лаек булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хатын Күккүз авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдүс Хәбибуллинга, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы “Апас-мол” агрофирмасы тракторчы-машинисты Илфат Сәмигуллинга, Рамил Вафинга, Рамил Шаһиәхмәтовка, Илмас Хәбибуллинга, Рафаэль Нуруллинга һәм башкаларга бирелде.
Фәргать абый Сафин тормыш баскычлары буйлап та үз көче белән күтәрелгән җитәкче. Хезмәт юлын районның һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, “Ракета” колхозында шофер буларак башлап җибәргән. Берничә ел авыл хуҗалыгы берләшмәсендә гараж мөдире вазифасын үти. Ул 2016 елда “АгроАктив” авыл хуҗалыгы берләшмәсенә директорның беренче урынбасары итеп билгеләнә. Инде менә 10 ел эшен төгәллек белән, иңнәрендә зур җаваплылык тоеп эшләргә тырыша. Аның өчен басу-кырлар да якын, авыл халкына, хезмәткәрләргә дә хөрмәте зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев