Апаста умарта кортларын саклау максаты куела
Районда умартачылар, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җыелып мөһим мәсьәлә – бал кортларын саклау хакында сөйләште.
Республиканың «Сәнәгатьче умартачылар берлеге» җитәкчесе, “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый берләшмәсе Советы җитәкчесе урынбасары, районның умартачылар җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гатауллин авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә үсемлекләрне саклау чаралары белән эшкәртү барганда умарталарның агулануын булдырмау хакында сөйләде, умартачыларны массакүләм мәгълүмат чаралары аша алдан кисәтү максаты куелды.
“Җыелышның төп максаты – кырларны химикатлар белән эшкәрткәндә, халыкка, умарталарга зыян азрак булсын өчен нормативларны үтәргә кирәклеген тагын бер сөйләшү, яңалыклар белән таныштыру. Химикатлар сипкәндә, вакыты, урыны, нинди препарат белән эшкәртәселәре алдан хәбәр бирелергә тиеш. Шулай ук кичке сәгатьләрдә эшләү мөһим”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев