“Каратун икмәге” яңа уңышны кабул итәргә әзер
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге филиалы вәкилләре “Каратун икмәге” ашлык кабул итү пунктының матди-техник базасының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген тикшерделәр.
Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин белдергәнчә, комиссия ашлык саклагычларның торышына, складларны вакытында чистартуга һәм зарарсызландыруга аерым игътибар бирә.
Кабул итү барышында комиссия әгъзалары предприятиенең әзерлеген 16 төп критерий буенча бәяли, аларга тиешле норматив документлар булу, хезмәтне саклау һәм кадрлар белән тәэмин ителеш, лаборатория, андагы җиһазларны тикшерү даталарын үтәү, үлчәүләрнең, ашлык чистарту машиналарының, ашлык киптергечләрнең һәм башка җайланмаларның техник төзеклеге керә.
Эш комиссиясе экспертлары “Каратун икмәге” предприятиесенең матди-техник базасы яңа ашлыкны кабул итү, чистарту, киптерү һәм саклау таләпләренә җавап бирүен расладылар.
Татарстан Республикасында элеваторларны һәм икмәк кабул итү предприятиеләрен кабул итү буенча күчмә тикшерүләр 2026 елның 30 июненнән 17 июленә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.
“Һәр элеваторны, ашлык кабул итү пунктларын карап йөрибез. Үзгәрешләр яхшы якка бар. Тирә-юнь төзекләнә, икмәк саклана торган складлар чистартылган, агартылган, юылып, зарарсызландырылган. Лаборатория – ул безнең көзге. Биредә хезмәткәрләр җитәрлек, кадрлар белән тәэмин ителгән. Җиһазлар таләпләргә туры килә. Әзерлекне дөрес юнәлештә алып баралар, - диде Идрис Гатин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев