Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

2025 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд сумлык продукция сатылган

2025 елда республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелде.

Алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Яр Чаллы шәһәре һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама районының 3 мәйданчыгында, шулай ук муниципаль районнарда  оештырылды. Шул исәптән, Казан шәһәрендә Салават Күпере-2 торак комплексында (Әлфия Авзалова урамы, 15 нче йорт) яңа ярминкә мәйданчыгы ачылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча (7 язгы һәм 16 көзге ярминкә атнасы) гомуми суммасы 2 млрд сумга авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Алар арасында: 7 713,4 тонна яшелчә, шул исәптән 4 592,3 тонна бәрәңге; 451,5 тонна сыек сөт; 1 044,5 тонна шикәр комы; 3 412,5 мең данә тавык йомыркасы; 1 768,7 тонна ит (шул исәптән 951,6 тонна сыер ите).

2025 елда үткәрелгән барлык ярминкәләр чорында 22 мең берәмлек автотранспорт җәлеп ителде.

2024 ел белән чагыштырганда, быел халык арасында аеруча түбәндәге продуктларга сорау артты: бәрәңге (куллану үсеше – 107,5%), кәбестә (129%), шикәр комы (110%), сыек сөт (108%), атланмай (120%), көнбагыш мае (149%), балык (126%).

Шулай ук Татарстан җитештерүчеләре тәкъдим иткән сөт һәм икмәк-күмәч продукциясенә сорау да сизелерлек артты (150 проценттан артык).

2025 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең уңышлы узуы аларның халыкны арзан һәм сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүдә, шулай ук җирле товар җитештерүчеләрне хуплауда мөһим роль уйнавын раслый. Бу «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектәге эше нәтиҗәсендә, 2025 елда ярминкә мәйданчыкларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү башкарылды: юллар асфальтланды, яктырту системасы урнаштырылды, ярминкәдә катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырылды (ветеринария документларын тутыру өчен җылы биналар, көнкүреш уңайлыклары һ.б.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев