Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

75нче яше белән баручы Вәгыйз абый Хәкимов 50 елдан бирле район кырларын иңли

Чәчү чорында да бөртекләрне түкми-чәчми кырга алып бару машина йөртүчеләргә йөкләнгән. Алар барысы да тәҗрибәле һәм үз эшләренә намус белән карыйлар.

(3 май, “Апастово-информ”).



75нче яше белән баручы Вәгыйз абый Хәкимов 50 елдан бирле машина руле артында. Гомере буе ул “Нур” хуҗалыгында хезмәт итә. Лаеклы ялда булса да, ел саен чәчү, урып-җыю эшләрендә бик теләп катнаша. Иртә яздан башлап караңгы көзгә кадәр машинасы белән туган ягының иркен басуларын иңли ул.
- Яз җитүгә, күңелем белән басу-кырларга ашкынам. Машинамнан да аерыласым килми. Кыш буе эшне бик сагынам. Тәүлек әйләнәсе эшлим. Җитәкчебез дә мактап, ярдәм итеп тора. Хезмәт хакын да вакытында алгач, күңел тагын да үсеп китә. Эшлисе иде әле. Исән-сау гына булырга язсын, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев