Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“АгроАктив” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә яңа тракторлар, агрегатлар чыгачак

Заманча техникалар булдырган хуҗалык язгы чәчәүгә әзерлеген күрсәтте.

(13 апрель, “Апастово-информ”).


“АгроАктив” хуҗалыгында барлыгы 2200 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылачак. Бүгенге көндә чәчүгә чыгачак техникалар, агрегатлар төзекләндерелгән, чәчүлек орлыклар, ашламалар да кайтарылган.
“Язгы кыр эшләренә әзерлекне кыш айларында ук башладык. Хезмәткәрләр белән махсус уку-өйрәнүләр үткәрдек. Техникаларыбыз барысы да төзек, ягулык материалларын да җитәрлек итеп җәзерләп куйдык, запас частьләрне дә барладык. Җирләр өлгерү белән уҗымнарны ашлау эшенә чыгачакбыз. Чәчү эшен дә бер тана эчендә төгәлләргә ниятлибез”, - дип белдерде хуҗалык җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин.
Чәчүгә 7 трактор, ике агрегат чыгачак. Бер агрегат исә техник культуралар чәчү өчен көйләп куелган.
Узган елны хуҗалык 50 миллион сумлык яңа техникалар – автопилот, автоматлаштырылган ягулык станциясе һәм комбайн сатып алган булса, быел 1 яңа трактор, 12 метрлы заманча чәчкеч һәм 50 см тирәнлектә җир эшкәртүче агрегат булдырган.
“Әлеге агрегат җирне 50-60 см тирәнлектә йомшартырга мөмкинлек бирә. Аның нәтиҗәсендә дымны да күбрәк дәрәҗәдә саклап булыр дип ышанабыз”, - дип белдерде хуҗалык инженеры Айнур Хәмидуллин.
“АгроАктив” хуҗалыгында яңа сортлы чәчүлек орлыклары, аларны эшкәртү өчен махсус препаратлар, ашламалар кайтарылган. Хуҗалык бөртекле культуралардан тыш техник культуралар - рапс, солы, көнбагыш үстерергә дә планлаштыра.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев